«Хыял» яшьләр үзәгендә мастер класс узды
Мондый чаралар кешеләрне берләштерә, иҗатка илһамландыра һәм бер-берсенә ярдәм итүнең мөһимлеген искәртә
«Хыял» яшьләр үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен агач яндыру (выжигание) буенча мастер-класс үткәрде!
Бу чараның максаты — катнашучыларга иҗади мөмкинлекләрен ачарга һәм хәрби хезмәттә булучыларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтү.
Мастер-класста Алинә Хәлиловна җитәкчелегендә катнашучылар агачны яндырып рәсем ясау техникасын өйрәнделәр. Бу уникаль процесс, агачка ут ярдәмендә сәнгать әсәрләре тудыру, катнашучыларга иҗат итү һәм үз хисләрен белдерү мөмкинлеге бирде.
«Хыял» яшьләр үзәге бу мастер-класс аша иҗатка һәм бер-береңә ярдәм итүгә зур әһәмият бирә, бу исә җәмгыятьтәге бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев