Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

«Хыял» яшьләр үзәгендә «PRO» проектын ябу тантанасы узды

Чараны оештыручылар барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар

«Хыял» яшьләр үзәгендә «PRO» проектын ябу тантанасы узды. Районыбыз яшьләре өчен «PRO» проектында катнашу үз-үзеңне үстерү, яңа күнекмәләргә өйрәнү өчен бер дигән мөмкинлек булды.

«Хыял» яшьләр үзәге белгечләре берничә ай дәвамында «PRO» проекты кысаларында райондашларны төрле һөнәрләргә өйрәтте. Балтачлылар үзләрен тегү, чигү, кәгазьдән 3D модельләштерү, рәсем сәнгате, гипстан фигуралар ясау һәм аларны бизәү, полимер балчыктан әйберләр ясау, агачны яндырып сыннар төшерү, сыерчык оялары ясау, фотографиягә төшерү буенча сынап, күнекмәләр туплады. Моннан тыш, шәхси психолог белән эшләү үзеңне ышанычлырак тотарга ярдәм итте.

Проектның ябылу тантанасында катнашучыларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Чараны оештыручылар барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев