Төрлесе
Югары белем белән контракт хезмәтенә!
Быел язгы чакырылыш вакытында районыбыздан 45 егет хәрби хезмәткә озатылды. Алар присяга кабул итеп, бүгенге көндә Рәсәйнең төрле почмакларында хәрби хезмәтләрен башлап жибәрде.
«Хәрби хезмәт һәм хәрби вазифалар турында» Федераль Законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә югары белем алган Рәсәй гражданнары чакырылыш буенча 1 ел хәрби хезмәт урынына контракт буенча хәрби хезмәт итү хокукына ия. Хезмәт итү вакыты - 2 яки 3 ел, анысын һәркем үзе сайлый. Быел җәй айларында гына да Көшкәтбаштан Илһам Шиһапов, Сала Көшкәттән Геннадий Прокопьев, Урта Көшкәттән Николай Мамыков һәм Нөнәгәрдән Илназ Сәмигуллин югары белем алганнан соң хәрби комиссариатка килеп үзләренең контракт хезмәте белән киү теләген барлыгын белдергән. Бүген алар Калининград өлкәсе, Көньяк Сахалин һәм Анапа шәһәрләрендә хәрби частьларда контракт нигезендә хезмәт итә. Шунысын да аерып әйтергә кирәк: контракт буенча хезмәт итүчегә хезмәт хакы түләнә, ашау, киенү, яшәү урыны белән тәэмин ителә. Саклау министрлыгы тарафыннан хәрби ипотека нигезендә ике сроктан соң (6 елдан) үзләре теләгән җирлектә торак алу мөмкинлеге дә бар. Хезмәт чорында ипотека өчен министрлык үзе түли. Контракт хезмәтенең өстенлекләре күп, тәвәккәлләргә генә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев