Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

20 август төне безнең өчен авыр хәсрәт алып килде

Иң якын кешебезнең авыр туфрагы җиңел булсын

20 август төне безнең өчен авыр хәсрәт алып килде: тормыш иптәшен, улларын, кызын ятим калдырып, фаҗигале үлем кадерлебез Әминә Харис кызы Мөхәрләмованы арабыздан алып китте. Бу көннәрдә бик күп кеше хәлебезне белешеп торды, мәрхәмәтле, ихтирамлы, игътибарлы, кайгыртучан булуын яратып искә алды.

Кадерлебезне соңгы юлга озатуда рухи һәм матди ярдәм күрсәтүче авылдашларыбызга, райондашларыбызга, туган-тумачаларга, дусларга, хезмәттәшләренә, мәктәпнең бүгенге хезмәт коллективына, ветеран укытучыларга, барлык классташларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Кабер казучы ир-егетләргә, озату эшләрен башкаручы хатын-кызларга, якты йөзле якын күршеләребезгә без чиксез рәхмәтле. Иң якын кешебезнең авыр туфрагы җиңел булсын. Беркемгә дә мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын. Сау-сәламәт булыгыз!

Һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәте яусын, тормышларыгыз бәрәкәтле булсын, биргән сәдакаләрегез, кылган догаларыгыз аның рухына барып ирешсен, һәркайсыгызны хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан сакласын.
Олы ихтирам белән тормыш иптәше Йосыфҗан, балалары Айрат, Айнур, Алинә.

* * *

Авылдашларыбыз, классташлары үз хис-кичерешләрен шигырь юлларына да салып, социаль челтәрләр аша җиткерделәр. Рәхмәт аларга! Шуннан бер багышлау тәкъдим итәбез:

Ташлап киттең, дустым, калды җирдә

Эшләнмәгән күпме эшләрең.

Хыялларың калды, җан дусларың,

Йосыфҗаның, кызың, улларың.

Исәнлекләр теләп, хәл белешеп,

Эшләдең син күпме изгелек.

Бар да килде Сине озатышырга

Урамнарга сыймый тезелеп.

Тыныч йокла, дустым, синең җаның

Булсын оҗмахларның түрендә!

– Нихәл, дустым? – диеп, ак күбәләк булып,

Кун син, яме, тәрәз түремә!..

Гүзәлия Латыйпова.

21 август, 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев