Юмартлык – ботакларын дөньяга сузган җәннәт агачларыннан берседер.
Изгелек өстенә изгелек эшләп торучы Асия һәм Радик Закировларны әйтмичә кала алмыйбыз
Пәйгамбәребез бер хәдисендә түбәндәгечә боера: «Юмартлык – ботакларын дөньяга сузган җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу ботакларның берсенә тотынса, ул аны җәннәткә тартыр. Саранлык – ботакларын дөньяга сузган җәһәннәм агачларыннандыр. Кем бу агачның ботагына тотынса, ул ботак кешене җәһәннәмгә тартыр».
Бүген сүзебез, ботакларын дөньяга сузган җәннәт агачларына тотынучылар турында. Элегрәк алар турында күп язылса да, бүген дә шул хәерле, матур эшләрен югары дәрәҗәдә күтәреп баручы, авылыбызның горурлыгы, туган авылын чын күңелдән яратучы, зурлаучы, 19 ел инде ярдәм өстенә ярдәм, изгелек өстенә изгелек эшләп торучы Асия һәм Радик Закировларны әйтмичә кала алмыйбыз. 70 ел мәчетсез торган авылга мәчет салып, 19 ел чыгымнарын түләп тору гынамы, 2021 елда сугыш һәм тыл ветераннары өчен бик матур итеп һәйкәл салуда зур өлеш кертте, бу эшне җиренә җитсен дип үзе башлап йөреп, ахырына кадәр эшне даими контрольдә тотты. Хәзер ел саен сугыш һәм тыл ветераннары матур итеп искә алына, Коръән укып дога кылына. Һәр елны дини бәйрәмнәрдә мәчеттә укучы балаларны, өлкәннәрне кунак итәләр. Шушында Корбан гаете көнне корбан чалып, корбан ашы үткәрәләр. Закировларның бу гамәлләре ахирәттә үзләрен каршы ала торган нур, ризык булсын. Менә болар дөнья байлыгыннан күпкә кыйммәтлерәк.
Инде икенче юмартлык ботагына тотынучыларыбыз – мәчеттә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең ярдәмчеләре Нургаян Йосыпов белән Азат Гайнуллин. Алар да инде күп еллар мәчетебезгә ярдәм итеп торалар. Ел саен: «Әйдә, быел да мөселман балалар сабан туен үткәрик әле», – диләр. Бөтен гаиләләре белән бүләкләрен мулдан әзерләп катнашалар. Шулай ук Шамил Гыймранов гаиләсе (Шамил – дингә каршы көрәш алып барылган чорда, авылда динне бетермәс өчен зур көч куйган мулла Гыймран абзыйның оныгы) зур хезмәт куйды, шашлык, коймак, туңдырма белән сыйлады. Дистә еллар элек, сабый чагында үзебезнең мәчеткә йөргән Булат Сираҗиев балаларны батутта бушка сикертеп сөендерде. Пыжмара кияве, Мари иленнән Илсур улы Раушан, Сәрдек егете Илшат Мөбарәкшин балаларны попкорм һәм баллы мамык белән сыйладылар. Кергән табышларын мәчеткә сәдака итеп биреп киттеләр. Интернет киңлекләренең яхшы яклары да бар. Читтә яшәүче авылдашларыбыз, туганнар да ярдәм күрсәтте.
Сабантуйны матур итеп оештыру өчен теләк белән акча булу гына җитми, шушы бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү өчен оста, тәҗрибәле алып баручы да кирәк. Без бу яктан да бик бәхетле, клуб мөдире Рәйханәне районда белмәгән кеше юктыр. Бәйрәмебезнең башыннан ахырына кадәр аның тәҗрибәсе бик тә ярдәм итте (намаз иясе дә ул).
Билгеле инде, мөселман балалар сабан туе булгач, төп максатыбыз үзебезнең мәчетебездә укыган балаларны ял иттерү, сөендерү иде. Җәй уртасында, кызу эш вакытында да өйрәнгән сүрәләрне тагын да кабатлап, Коръән бәйгеләрендә катнашып, хәтерләрен яңарту. Кунакка кайткан балалар да катнашып, Аллаһны яратырга, аның нигъмәтләрен күрә белергә, Коръән аятьләрен ятларга теләкләре уянсын дигән теләктә иде. Әйе, балалар Коръән аятьләрен дә укыдылар, азан да әйттеләр, кызлар мөнәҗәт көйләделәр. Һәрберсенә спонсорларыбыз әзерләгән бүләкләр бирелде.
Безгә, Балтач мәдрәсәсендә укыган шәкертләр буларак (Салих, Тәгъзимә, Резедә, Наилә), иң зур кунак – укытучыбыз Гомәр хәзрәт икенче сыйныфта укучы Кәрим исемле улы белән килгән иде. Кәрим бер җүз Коръәнне белә икән. Аңа “Нәбә” сүрәсен сөйләттек. 9 яшьлек баланың тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, шундый озын сүрәне яттан сөйли алуы-на бар кеше сокланды.
Коръән сүрәләре арасында төрле кызыклы уеннар кызды. Катнашкан һәр кешегә, шулай ук Коръән укучыларга йомгак ясап, аларның да һәрберсенә зур бүләкләр бирелде. Әтисенең туган авылы итеп, Мансур Әюпов мәчеттә укучы 15 балага акчалата бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм ахырында катнашучыларны тәмле пылау һәм мул итеп әзерләнгән өстәл көтә иде.
Без исә шушы чарада ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә аларга нык сәламәтлек, иман байлыгы бирсен, эшләре, юллары һәрвакыт уң булсын, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы насыйп итсен.
Тәгъзимә Гарипова,
“Миңлегөл” мәчете мөгаллимәсе.
Сәрдек авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев