Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Карлыган куагы тәрбиягә мохтаҗ

1 стакан агач көле кушыгыз да, катнашманы һәр куак төбенә сибеп чыгыгыз

Кайберәүләр, карлыганны җыеп алганнан соң, аның турында киләсе елга кадәр онытып тора. Ә чынлыкта карлыган куагы тәрбиягә мохтаҗ.

Зарарланган, авыру, җирдә яткан һәм артык юан ботакларын секатор белән кисеп алыгыз. Берьеллык көчле яшь ботакларын 5-8 сантиметрга кыскартыгыз. Артык ботакларыннан арындыргач, куак бөтен көчен бөреләргә нигез салуга тота.

Куак куе булган саен, аңарда җимешләр азрак була.

Кара карлыган яфракларында авыру билгеләре күренсә, аларны өзеп алыгыз. Моны көзгә дә эшләргә була. Ә менә кызыл карлыганның яфраклары үзе коелырга тиеш, югыйсә ул стресс кичерәчәк.

Җимеш куакларына дым да кирәк. Артык ботакларын кисеп алгач, җылы су сибегез. Бер төп кызыл карлыганга – 1-2, карасына 3-4 чиләк. Соңгысына дым күбрәк кирәк, чөнки аның тамыр системасы җир өслегенә якынрак урнашкан.

Куак төбендәге туфракны йомшартыгыз. Тамырга кислород яхшырак керсен өчен кирәк бу. Артык тирән итеп йомшартмагыз. Чүп үләннәрен алып ыргытыгыз.

Карлыган куагын тукландырырга да онытмагыз. 1 чиләк суда 1әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфатын эретегез. Шуңа 1 стакан агач көле кушыгыз да катнашманы һәр куак төбенә сибеп чыгыгыз.

Кызыл карлыган хлор яратмый, шуңа да аңа хлорлы калий кергән
катнашмалар сибәргә кирәкми.

Гөмбәчек авыруларыннан котылу өчен 1 процентлы бордо сыекчасы эремәсе яки фунгицид препаратлар (“Агролекарь”, “Прогноз”, “Топаз”) кулланыгыз.

Авыруларга һәм корткычларга каршы нык торган сортлар утыртыгыз. Кара карлыган – Вернисаж, Изумрудное ожерелье, кызыл карлыган – Уральская красавица, Красная голландская, ак карлыганның – Императорская желтая яки Розовый жемчуг сортлары яхшы.

чыганак: https://vk.com/shahrikazanda

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев