Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Коймакчы Рифкать абый

Сабантуй бәйрәменең яме, кунакларның иң тәмле сые

Кариледән Рифкат абый Камалов коймакчы булып танылып килә, башта авылдашларын гына сыйласа, әкренләп районны яулый бара, аннан тагын да ераккарак китәр әле. Чөнки  миче күчмә,  үзе ясаган тагылма мич аның, машинага тагып йөри ала торган. Ә коймагының тәмлелелеге, телеңне йота торган. Камырын үзем ясамыйм, ди, әле менә күптән түгел мөмкинлекләре чикле балалар өчен пешерде, анысына камыр остасы Гөлфәния апа изеп биргән булган.

Рифкать абый — эшмәкәр, ремонт эшләре белән мәшгуль. Машинасына мич тагып, авыл буйлап коймак пешереп йөрүе — күңел өчен. “Кемдер балык тотарга яки гөмбә җыярга ярата. Ә миңа мичтә коймак пешереп, халыкка шуны авыз иттерү ошый. Бу — хоббием, процессы бик рәхәт”, — ди ул, елмаеп. Коймак чәйсез булмый. Шуны күздә тотып, Рифкать абый тимердән зур самавыр да ясаган. Ул самовыр турында кышкы чорда язып чыктык инде.

Бизнесмы бу, хәйриячелекме, анысы безгә мәгълүм түгел, әмма Рифкать абый һәм ул пешергән тәмле коймаклар Сабантуй  бәйрәменең яме, кунакларның иң тәмле сые.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев