Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Нәрсә дип җавап бирербез?

Авылны кайгыртучыларның балалары – шәһәрдә, илне кайгыртучыларның балалары чит илдә

Бүген, «Тел бетә, дин бетә», – дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез. Бер-беребездән уздыра-уздыра салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып, туйлар ясап корган гаиләләребездә, ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый? Конституциядә дин иреге рөхсәт ителгән. Мәчетләр бар. Дини белем алырга, балаларны укытырга бөтен мөмкинлекләр бар, әле 30-35 ел элек кенә бу турыда хыяллана да алмый идек. Шөкер итеп хәрәкәтләнәсе урынга без зарланабыз, гаеплибез. Татар телен кайгыртучыларның балалары еш кына татар телен белми, динне кайгыртучылар, ничек итеп дин тотарга өйрәтүчеләр – динсез, авылны кайгыртучыларның балалары – шәһәрдә, илне кайгыртучыларның балалары чит илдә. Алай итеп телне дә, динне дә, илне дә, милләтне дә сак-лап булмый. Мәгарифтә берсеннән-берсе уңышлы «реформа» ясаучыларның балалары, нишләптер, үзләре реформалаган мәктәп-институтларда түгел, чит илләрдә белем ала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен җавап бирә (кемнәр өчен җавап бирергә тиешсез, шулар өчен җаваплы)», – дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз җәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән, без нинди көтүче?! Кыямәт көнендә нәрсә дип җавап бирербез? Без бүген көтүебезне түгел, күбрәк нәфесебезне кайгыртып яшибез. Алай итеп гаиләне дә, җәмгыятьне дә саклап булмый. Моның өчен, беренче чиратта, әлбәттә, динне саклау кирәк. Дин бетсә, халык бетә. Аллаһ Раббыбыз динсез халыкны җир йөзендә тотмый, икенче халык белән алыштыра.

Милләтебезнең хәле мактанырлык түгел. «Фәлән җирдә дистәләгән татар яши», – дип горурланырга яратабыз. Мөгаен, «Фәлән җирдә фәлән татар әбие, татар бабае яши», – дияргә кирәктер. Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романында Щукарь карт: «Яшәсен әбиләр», –ди. «Ник болай әйтәсең», –дигәч, «Алар бәби тапмый», – дип җавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күбесе җырчы, биюче әбиләр, гармунчы бабайлар, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, аларны нинди генә кәнфит кәгазенә төреп күрсәтмик, алар инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә фаҗига кайда. Безнең буын үлеп беткәч, безнең урынга нинди буын килер? Татарча яшәүне нигез итеп алган яшь гаиләләрне күбрәк күрсәтәсе иде. Бәлки «Үрнәк яшь гаилә» дип конкурслар да уздырырга кирәктер.

Динне саклау өчен гыйлем кирәк. Үзләштерелгән гыйлем үзеңә, гаиләңә, җәмгыятькә файда китерерлек булырга тиеш.Намаз укырга өйрәндең икән, биш вакыт намазыңны вакытында укырга тырыш, тәһәҗҗүдкә тор, намазыңны мәчеттә җәмәгать белән укы, балаларың, якыннарың, дусларың да укысын – вәгазьлә, өйрәт. Хәләл кәсеп белән тормышыңны алып бар, гаиләңне тәрбиялә, матур яшә. «Мөселманнар ничек матур яши!» – дип сокланырлык булсын. Вакытың булган саен гыйлем ал.

«Кайсы кавемгә охшасаң, шул кавем белән кубарылырсың», –дигән хәдистән куркып, безнең бабаларыбыз сакалны да үзләренчә йөрткән, әбиләребез яулыкны җәеп, йә дүртпочмаклап бәйләгән, төенне дә үзләренчә төйнәгән, тастымалны да үзләренчә таслап төргән (дүрткә бөкләсәң, тәре сурәте килеп чыга), төймәне дә үзләренчә – параллель итеп (аркылы итеп түгел) таккан. Урыслар «закуска» итеп кулланган ризыкны да ашарга курыккан.

Без үзебезнең нәсел шәҗәрәсен, аның казанышларын, күренекле шәхесләрен белергә, балаларыбызны да үз нәселе белән горурланырга өйрәтергә тиеш. Нәселең белән горурланыр өчен тарихны белергә, милләтеңнең үткәнен, үзеңнең милли каһарманнарыңны белергә кирәк. Ләкин тарих ул үткәнең белән горурланып, мактанып утырыр өчен генә кирәк түгел. Ул үткәндәге хаталарны өйрәнеп, алга таба шушы хаталарны кабатламас өчен кирәк.

Әлбәттә, кайсы гына халыкны, бигрәк тә урысны, казахны, үзбәкне актарсаң, аннан татар генын, татар токымын табып буладыр. Әмма инде алар без түгел, безнең милләткә хезмәт итүче, безнең милләтне кайгыртучы да, милләтнең санын арттыручы да түгел. «Аларның канында безнең кан бар!» –дип сөенеп утыру – кәгазь акча яндырып, кулны җылытып утыру кебек. Милли хәзинәбез булган, милләт аналары буласы кызларыбызның юкка чыгуы, башка кавемне тәрбияләве – бүген иң зур фаҗигабыз. Дөрес нәтиҗә ясыйк, алга таба бу фаҗигане туктатыйк. Үзебезчә фикерлик, үзебезчә сөйләшик, үзебезчә сөйләшә торган балалар үстереп калдырыйк. Шул чагында гына милләт киләчәге өметле булыр.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев