Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Труд

Ор авылында туган Актүбә кызы

Үзе ясаган ат чанасын, колхозга бирәсе килмичә, җиргә күмә

Смәел авылының 90 яшьлек хөрмәтле акъәбисе Нурзидә апа Әхмәдулла күрше Ор авылында Әхмәдулла абый белән Смәел кызы Газзәбану әби гаиләсендә, абыйсы Нургаяннан соң, 1931 елның 10 ноябрендә икенче бала булып дөньяга килә. Әле аннан соң сеңлесе Фәүзия туа. 1934 елда Орның гаярь ир- егетләре бәхет эзләп, Малмыж районының Нократ елгасы буендагы Актүбә авылына нигез салалар. Авыл иңкүлектә булса да, яңа салынган йортларның түбәләре ап- ак булып балкып торганга, аны “Актүбә” дип йөртә башлыйлар, шуннан ул авыл исеменә әйләнә. Әхмәдулла абый таза тормышлы була. Колхозлашу чорында атларын колхозга алалар. Колхозга керәсе килмәгәнлектән, 1936 елда өч баласын алып, Актүбә авылына ат яллап күченеп китәләр. Анда бер танышларының келәтләрендә яшиләр. Әхмәдулла бабай бик тырыш, уңган, оста куллы, йөрәкле кеше була. Орда вакытта үзе ясаган ат чанасын, колхозга бирәсе килмичә, җиргә күмә. Барып урнашкан җирдә кечкенә генә булса да, үз өйләрен салып чыгалар. Әхмәдулла абый үз кулы белән тегермән, матур сырлы шкафлар, савыт-саба ясый. Сугыш башланасы елны зур итеп өй салырга агач материаллары әзерләп куйган була. Өй төзелмичә кала. Июль аенда инде олы яшьтә булса да , сугышка алына. “Балаларны өйле дә итә алмадым”-, дип язган үкенечле хатлары гына килә. Ул Мәскәү өчен барган сугышларда үлеп кала. 1942 елда фронттан “Батырларча һаләк булды”, дигән язуы килә. Нурзидә апа Актүбәдә дүрт класс белем ала. Анда башлангыч сыйныфлар гына була. Башка уку мөмкинлеге булмый. Ул матур итеп, хатасыз яза, хәтере яхшы була. Шигырьләрне бик тиз итеп отып ятлый торган була. Малмыжга чабата, чыпта сатарга йөриләр. Малмыжда күбрәк русча аралашасы, шуңа әкренләп русчага да өйрәнә, шомара. Актүбә авылы урман уртасында булганлыктан, агач кисү, төп чыгару кебек авыр хезмәтләр бала- чага җилкәсенә төшә. Бик зур мәйданнарны чистартып, бакчалар, басу урыннары ясыйлар. Урман якын, агач күп. Суга юкә салалар, шуннан чабата үрәләр, чыпта сугалар. Мунчаладан чыпта, лента сугып, шуны сатып көн күрәләр. Колхозның барлык авыр эше, бераз үсә төшкәч, яшь җилкенчәкләргә кала. Үгез җигеп җир сукалаумы, урак уру, печән хәзерләү... Аулак өйләрдә кичләрен чигү чигеп, бирнә әзерлиләр. Шуңа күрә авыр сугыш елларында, сугыштан соңгы авыр чорларда Татарстан яклары ачтан тилмергәндә, алар ач булмаганнар. Урман аларны ашаткан да, киендергән дә. Туган авыллары Орга Сабантуйларга килгәлиләр.Шунда аны туганнары Смәел егете Муллахмәткә кияүгә чыгарга димлиләр. Алар 1957 елның җәендә кавышып, 2007 елның 28 фераленә кадәр (50 ел булуга берничә генә ай кала) дус-тату, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Муллахмәт абый тирә-як авылларга таныш, данлыклы таш салучы, мичләр чыгаручы була. Ул бу һөнәрләрне армиядә өйрәнеп кайта. Ул җәй көне мичләр чыгарса, кышкы озын кичләрдә Нурзидә апа белән сатуга дип итек басалар. Аларның итекләре дә үзләре кебек көлеп тора. Һөнәрле гаиләдә балалар да ач-ялангач булмый. Муллахмәт абый, смәелләрчә, яхшы балта остасы да иде. Алар Нурзидә апа белән биш кыз үстереп, аларны да гаиләле иттеләр. Һәр кызларына үз нигезләрен корырга булыштылар. Нигез салудан башлап, миченә кадәр чыгарып бирделәр. Нурзидә апа кияүгә килгәч, гаиләдә 11 кеше яшиләр. Тагын кул көче кирәк булган хезмәт башлана. Чалгы белән печән, борчак, люцерна чабу... Фермада тавыклар карау, таналар тәрбияләү, сарык фермасы, сыер саву, бозаулатуга хәзерләү, бозаулатуда эшләү, үгезләр симертү ­-берсе дә калмый. Хәтта, берничә ел ул дуңгыз фермасында да эшләп ала.Ул вакытларда басу эшләрен һәр гаиләгә бүлеп эшләтәләр, бәрәңгене сәнәкләп казу да эләгә аңа. Сугыш чорында эшләгән өчен Нурзидә апага “Тыл ветераны” дигән таныклык тапшыралар. Эшләгән чорда ул бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аның юбилей көннәрендә биш кызыннан 11 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Бу гаилә авылда иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе булды. Нурзидә апа күп еллар үзлегеннән дини белемнәр үзләштереп, авылдагы хөрмәтле абыстайларның берсе. Хәләл җефете Муллахмәт абый тирә-юньдә дан тоткан оста мич чыгаручы, төзүче иде. Колхозда, авылда аның кулы тимәгән төзелешләр калмады. Авылыбыз мәчетен төзүдә дә ул үзенең зур өлешен кертте һәм иң куанычлысы, үзе төзегән мәчетнең “мәчет карты” булып, бакыйлыкка күчте. Бу кадәр йөкне гаиләдә “пар канатлар” булып яшәп, бергә тартканда гына башкарып була. Авылыбыз Нурзидә апа кебек әбиләре, андый гаиләләр булу белән бик бәхетле.

Солтан Фатыйхов,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев