Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

Солдаттагы оныгын зарыгып көтә

Югары Кенәдән Флера апа матур гомер кичерә

90 яшен тутырган Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова 1932 елда Югары Кенә авылында дөньяга килә, әтисе гомер буе укытучы була.

– Әти тегендә-монда укытып йөрде, кая күчсә, шунда безне дә өстерәде, – дип балачагын искә ала әбекәй. – Кенәрдә инспектор булып эшләгән җиреннән әтине сугышка алдылар, ул киткәч безне Югары Кенәдәге әнинең иске өенә төяп алып кайттылар. Менә шул иске өйдә яшәдек.

Флера апа үсә төшкәч колхоз фермасында эшли башлый, таналар, дуңгызлар карый, дуңгыз көтүе дә көтә, басуда эшләргә дә туры килә, ындырын да суга, көлтәсен дә бәйли.

Котларга килгән җирле җитәкчеләрне бигрәкләр дә җылы кабул итте әбекәй, әниләре турында сорашты. «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зыятдиновның әнисе Мәдинә апа турында ишетүгә йөзләре балкып куйса, авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев белән мәрхүмә әнисе Сәгурә апаны искә алып, күзләре яшьләнде.

Флера апа тормышка чыгып җиде бала үстерә. Бер улы унөч яшендә вафат була, калган алты баласы бүгенге көндә исән-сау гомер итә. Ике улы Чаллыда яши, төп йорттагы биш оныкны да тәрбияләп үстерешә, бүтән балаларының балаларын да караша. Дүртенче оныгы янәшәсенә бишенчесен дә алып кайтырга уйлагач, Флера апа, бүтән алып кайтмагыз инде, карый алмыйм, дигән була. Бу хакта безгә олы кызы сөйләде. Нәкъ тә менә шул төпчеге әбинең иң яраткан оныгына әверелә, бүгенге көндә ул оныгы Таҗикстанда хезмәт итә, әби аның кайтуын зарыгып көтә. Бу гаиләдә әбинең төпчек оныгын яратуын бөтенесе дә хөрмәт итә, куанып та сөйли хәтта. Бүгенге көндә әбинең ундүрт оныгы, унөч оныкчыгы бар. Менә шулай бергә-бергә гөрләшеп яталар әбиле рәхәт, җылы, якты, тәрбияле йортта.

Оныклар үстерешкән кадерле Флера әбигә хәерле гомерләр насыйп булсын, борчу-хәсрәт күрми яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев