Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Труд

«Үзең әйбәт булсаң, кеше әйбәт»

Алан авылында 90 яшьлек Зәйтүнә Корбангали кызы Мотыйгуллина яши

1 апрельдә җор телле, күңелле кешеләр генә туа торгандыр ул, нәкъ менә Алан авылында гомер итүче Зәйтүнә әби кебек.

90 яшьлек Зәйтүнә әби яшәгән йорт тулы бала-чага, оныклар! Песигә кадәр ишегалдыннан ук каршы ала монда! Мул табын корганнар. Бар да эчкерсез, ихлас, киң күңелле әбекәй өчен. «Үзең әйбәт булсаң, бөтен кеше дә әйбәт!», ди әбекәй, киленнәр белән яшәвен һәм бер-берсен аңлап гомер итүләрен искә алып. «Ирләре ак дисә, ак, дип әйтсеннәр, кара дисә, кара дисеннәр, алайса тавыш чыга», ди ул хәзерге яшь ханымнарга үгет-нәсыйхәт биреп.

– Әйбәт торабыз, Аллага шөкер, – ди Зәйтүнә әби бүгенге тормышына шөкерана кылып. – Иң башта кешегә үзең әйбәт булу кирәк. Әни, дип кенә торалар. Бабаем белән 48 ел яшәдек, бик әйбәт иде бабаем да, ак дисә, ак дидем, кара дисә, кара дидем, менә шулай!

Зәйтүнә әби төп йортта улы Расыйм, килене Җәмилә белән гомер кичерә. Расыйм абый хезмәт алдынгысы, «Бөрбаш» җәмгыятендә намуслы хезмәт куя.

Рәхәт яшә, әбекәй, борчу күрмә, биш балаң да янәшәңдә булсын! Әбинең барлыгы 11 оныгы,16 оныкчыгы бар.

Зәйтүнә әби гомер буе колхозда төрле эшләр башкарган, эшеннән тәм, тормышыннан ямь табып гомер иткән. Безнең районыбыз әбиләре бигрәк сөйкемле, өйләре нурлы-гөлле-чәчәкле, песиләренә кадәр акыллы, күзләрен балкытып, баскыч төбендә үк каршы алып, озатып кала торган. Өлкәннәребезгә күзләр тимәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев