Әллә нәрсә булды күңелгә...
Балтач гимназиясендә 2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Киләчәк бүген дә аналар кулында” дигән җыен узды.
Җыенда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева, гимназия директоры Ринат Мөхәрләмов, сыйныф җитәкчеләре, югары сыйныф кызлары һәм дә бала тәрбияләү мәсьәләләренә битараф булмаган әниләр катнашты.
Аудиторияне күзәтәм. Бигрәк тә әниләргә күз салам – барысы да бала тәрбиясенә җитди караучы аналар, әнә, балаларын кечкенәдән үк сәнгатькә тартып, мәктәпкә кергәнче үк укырга - язарга өйрәтеп, талантын үстерү өчен әрле-бирле чапкан Лилия утыра, янәшәмдә - ирдән тол калып, мәктәп яшендәге кечкенә улын-кызын җыр-биюгә, спортка тартып, кул эшенә өйрәтеп багучы Альмира (безнең Артем кечкенә ыргак белән бәйләргә өйрәнде, шакмаклап чигә дә белә, дип горурланып та алды хәтта), ике улын һәм кызын хезмәт тәрбиясе белән үстерү яклы Айсылу (җәен, олы улың көн дә таң белән кая бара дигәч, көтү көтәргә, балалар эш белеп үссеннәр дигән иде), янымда гына чаңгы шуу буенча супер-йолдызга әверелгән Зәйнәп Нигъмәтҗанованың әнисе Алсу ханым - спортчы кызының уңышларында ананың роле шулкадәр зур, берсендә ниндидер югары дәрәҗәдәге ярышта Зәйнәп уңышсызлыкка юлыга, икенче көнге ярышларга рухи яктан сыгылып төшә диярлек, шунда әни кеше кызына нык тора: җәй көне ничек тырышып печән әзерләгәнеңне искә ал, чалгы белән печән чапкан кебек чап, ди, нәтиҗәдә - Зәйнәп беренче урынны ала. Кызларны кулъяулык чигәргә өйрәтә башлаячакбыз, ди үзенең биш баласыннан тыш авыл кызлары турында да уйлаучы Фирая ханым, өч ул әнисе, гимназия укучыларын аш-су серләренә, тегү-чигү, бик күп кул эшләренә күндерүче, һәр балага да күңел җылысын биреп эшләүче Фәния ханым... Әле монда белмәгәннәр дә күпме... Әнә, Энҗе (Нигъмәтҗанова) исемле әнине “кызың Сәйлән - әзер килен, ягымлы, кул эшләренә оста, чиста-пөхтә”, диеп мактыйлар. Бала тәрбиясенә әллә ни исе китмәгән әниләрне дә дәшәсе иде бирегә, хәер, дәштеләр, әмма андыйлар мондый чараларга атлыгып тормыйлар шул, ә менә килгән булсалар, алар да “әллә нәрсә булды әле күңелгә”, дип кайтып китәчәкләр иде. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Әхмәтова җыенны шулхәтле мәгънәле, итагатьле, гади итеп алып барды, таш булып каткан күңелләр дә эрерлек иде хәтта. Монда тәрбия дә, тел дә, белем дә, дин һәм мәгыйшәт тә урын алган. Мәшһүр табибә - лаеклы ялга чыкканчы район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып эшләгән, ихлас хезмәте, күркәм холкы белән күңелләргә уелып калган Зөһрә Нигъмәтҗанованың чыгышын гына алыйк, үрнәк алырлык мисалларны күп китерде хаҗия. Әти-әнине, нинди булуга карамастан, хөрмәт итәргә, ташламаска өндәде, дини яктан тәрбияләнгән баланың киләчәге якты булачагын да белгертте,”Хезмәт” газетасында әби-бабаларның үткән тормыш юллары турында язалар – гыйбрәт алырлык бит, укысагыз, бу тормышның кадерен белерлек”, дип газетабызны да телгә алды. Аеруча да кызына биргән киңәшен дикъкать белән тыңлады әниләр: “Мәктәптә укыган чагында кызым кайтты да: “Әнием, ул кызда шул бар, бу кыз да бу бар, миндә дә булса иде”, ди. И кызым, син бит ул кыз түгел, син бит Галия, Галия булып кына калчы, дидем. Шуннан соң кызымның андый мәсьәләләр буенча борчыганы булмады”. Галия үзе инде тормышта, ике кыз үстерә. Әнисенең шулчакта биргән киңәшен тотып, куанычлы тормышына шөкерана кылып, мин бит Галия дигән төпле акылына таянып яши.
Карадуган авылыннан, бакыйлыкка күчкән мөхтәрәм шәхес Бакый Зыятдиновның килене Фирая ханым биш бала тәрбияләүнең бер авырлыгын да күрмим, ди. Алып баручы Рәйсә ханым аңарга ашарга күп пешерәсезме, өегезне ничә тапкыр җыештыра идегез, дигән кызыклы сораулар биреп тә аудиторияне җанландырды. Бактың исә, 4 егеткә, әти белән бишәү була һәм бер кызга, әни белән әбине дә кушып, барысы 8 кешегә 6 литрлы чүлмәк белән аш җитә икән. Ике егет тә хәзер студент, атна азагында Фирая ханым ун пәрәмәч сыярлык табаларда биш-алты таба камыр ризыгы пешерә икән, һич тә авырсынмыйм, үскәндә дә төп йортта яшәдем, монда да авырлыгын күрмим, Бакый әти, Мәдинә әни ягыннан туганнар килсә дә рәхәтләнеп сыйлым, 140-150 кеше сыйлаган чакларым күп
минем, ди ул. Менә сиңа биш бала әнисе! Ничек өлгер! Афәрин! Районның ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова дүрт тел белә икән, дәүләт телләреннән кала инглизчә, гарәпчә бик иркен аралаша. Балтачка килен булып төшкән Казан кызы өч бала үстерә, җыенда ул инглизчә дә, гарәпчә дә телгә карата мөнәсәбен белдерде, саф татарча сөйләшә белүе өчен әти-әнисенә рәхмәтле булып яшәвен җиткерде. Зөһрәгә чын күңелдән сокландык. Алып баручы кемнеңдер утыргычы астына сюрприз куйган, Кече Лызи мәктәбендә балаларны кул эшләренә өйрәтүче Лилия Закирҗановага туры килде ул. Сюрприз дигәнең “балаларны үз туган телен өйрәнергә, аны кулланырга һәм сакларга кирәклегенә ничек инандырыр идегез? дигән җитди сорау булып чыкты - “Телгә мәхәббәтне, әлбәттә, әниләр тудыра”, - диде Лилия дә. - Әлифбадан башлап, татарча китаплар гел укырга кирәк”. Лилиянең татарча китапларга мөнәсәбәте куандырды, мондый әниләр булганда татар китабы яшәячәк, чөнки аларның гаиләсендә бөтен бала да татарча китап укый, югары сыйныфта укучы кызы Энҗе татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда катнаша.
Видеоязмалар да карадык, - Госман хәзрәт Исхакый сөйләгәндә күздән яшьләр чыкты.”Әни мине Бохарага дини белем алырга җибәрергә теләде, шунда туган апабыз нигә кирәк яшь егеткә андый белем дип, шайтан таягы кебек арага керде, - дип сөйли хәзрәт. - Мин дә бармыйм дип кырт кистем. Әни берсүз дә әйтмәде, әрләмәде дә, какмады да, әмма өч көн буе тавыш-тынсыз гына елап йөрде. Аның бу халәте йөрәгемне телде, шуннан мин әнинең теләген аяк астына салмадым, киттем Бохарага һәм һич кенә дә үкенмим. Бар тормышым сөбханаллаһ” Хәзрәт балаларына, оныкларына, хәтта киленнәренә дә кадерлем, бәгырем, җанашым дигән матур сүзләр белән генә дәшә икән, баласына назлы итеп дәшкәнне хатынына ягымлы карашта була да була инде андый әти кеше. Хәзерге җәмгыятьтә бар инде ул җимешем, матурым дигән сүзләр, әмма кайберәүләрнең “кыланалар инде шунда”, дигән хөсетле сүзләреннән соң, әйтәсең килсә дә әйтмәскә мөмкинсең. Шул мизгелдә күңелемнән үземнең күз алдындагы ике вакыйга йөгереп узды – безнең күрше, Арча ягына кияүгә чыккан Кифая апа гел кызына-улына бәгырь кисмәгем дип дәшә, тик менә кызы Гөлчәчәк ике кызына да алай дип әйтми, ник традицияне дәвам итмисең дигәч, көлде генә. Тагын бер очрак. Шулай бервакыт төзлеш кибетеннән әйбер алам, чиратта торам, кибеттә ир заты күбрәк. Шунда берәү ерактарак тауар карап йөрүче иренә кадерлем дип дәште. “Кадерлем ?!” дип киная белән кычкырып көлделәр шунда башка ирләр. И кызарды шулчак теге ханым. Шунда мин дә “Сез кайсы яклар?” дип сорап куйдым, сизгәнмен икән, Малмыждан диде. Күршеләрдән күрмәк булып кына да матур сөйләм телендә оялмыйча сөйләшергә өйрәнеп бетәсебез бар шул әле. Бер ханымның ирен матурым дия-дия орышканын да күргән бар, анысы да бездә түгел, әрләшкәндә матур сүзләр куллану да нинди күркәм күренеш ләбаса! Тын да алмый тыңлап утырган әниләрнең күз алдыннан да мондый охшаш күренешләр узмый калмагандыр. Уйлардан биюче Алия Йосыпованың кызы Дәлия һәм дә кайнанасы Фәйрүзә белән җилкенеп-җилкенеп татарча биюләре арындырды. Аннан үлчәү тәлинкәсенә борчык салыш уены булып узды, интернет, кәрәзле телефоннар файдалымы-юкмы дип сынашу иде бу, файдалы якка борчакны күбрәк салдылар, бу заманда бүтәнчә була да алмас иде, һәрнәрсә интернетка бәйле, әлеге укытучылар, югары сыйныф кызлары, яшь әти-әниләр аудиториясе дә интернетка нык бәйле. Узган елның башында гына да интернетка каршы көрәшелгән иде, тик менә уку елы беткәнче дистанцион укырга туры килде. Тәнкә салыш дигән тагын бер кызык уен булып алды бит әле – тәнкә дигәнең җыенда бердәнбер ир заты булган гимназия директоры Ринат Мөхәрләмовка чыкты. Ул Әни исеменә лаек булуның нинди зур байлык икәнлеген ир-егет күзлегеннән чыгып әйтте, аның да фикере - хатын-кызның гаиләдәге урынын-ролен җәмгыятьтә ныграк таныту. Җыенда Бөрбаш авылыннан, үзе кебек яшь әниләрне интернет аша тегәргә өйрәтүче һәм башка бик күп киңәшләре белән ярдәм итүче Альбина Фазлыева - мәшһүр Җәлил хәзрәтнең килене дә катнашты. Күпсанлы сорауларны исәпкә алып, Балтач үзәгендә сәүдә ноктасы да ачып җибәргән икән. “Бала бөтен үрнәкне
гаиләдән ала, - дигән фикердә Альбина. - Балага нәрсә генә, ничек кенә өйрәтсәң дә, ул барыбер сине кабатлый инде”. Җыенны йомгаклап, соңгы сүзне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева әйтте. Әлеге җыенны тирән эчтәлекле, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп оештыра алган татар теле укытучыларына зур рәхмәт белдерде ул. Башлангычта бала татар сыйныфларында укырга тиеш, дигән фикердә җитәкчебез дә.
Җыен, чыннан да, яхшы булды. Барлык проблеманы да диярлек колачларга тырышканнар, байлык проблемасы да калмаган, Токиода яшәп, татарча сөйләшүче Япон егетенең безнең Балтач егете Раяз Фәсыйховның җырларын яратып тыңлавы да таң калдырды, югары сыйныф кызларының һәр сорауга акыл белән җавап бирүләре дә ошады...Күргәзмәдәге кул эшләренә дә битараф калмадык, ахырдан гимназиянең үзендә ясалган календарьлар да өләштеләр. Бала тәрбияләгәндә килеп тугын кыенлыклар вакытында юл күрсәтергә сәләтле итеп, эзләнеп оештырылган мондый кичәләр гел булып торсын, әниләр дә тик-ток, инстаграм, ютубларын калдырып, шушындый мәгънәле чараларда күбрәк катнашсын. Бер күргән йөзләрдән тыш, икенче йөзләрне дә күреп, бер ишеткән фикерләрдән тыш икенче матур фикерләр дә ишетсәк иде. Хөрмәт итеп чакырган, мизгел эчендә үтә торган әхлаклы, кызыклы , бу тормышка яраклашу юлларын күрсәтә торган чараларга килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев