Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

1 сентябрьдән машина йөртүчеләр өчен үзгәрешләр кертелә

Юрист Вепренцева: көздән Россиядә автомобильдәге аптечкаларга карата яңа таләпләр үз көченә керә.

Россиядә 1 сентябрьдән автомобиль аптечкасына яңа таләпләр үз көченә керә. Мондый үзгәреш турында машина йөртүчеләргә «Деломант Групп» юридик компаниясенә нигез салучы, эксперт Таисия Вепренцева искә төшерде, дип яза РИА Новости.

Аптечканың яңа составына медицина битлекләре һәм перчаткалар, шулай ук йөрәк-үпкә реанимациясе өчен бер тапкыр кулланыла торган битлек керергә тиеш. Моннан тыш, аптечканы кан туктату өчен жгут, марля бинты, лейкопластырь, кайчы һәм хирургия кайчысы белән тулыландырырга кирәк.

Юрист искәрткәнчә, узган елның сентябрендә автомобильгә техник карау узу өчен кирәк булган мәҗбүри исемлектән аптечканы алганнар.

erid: 2VtzqwTSgT9

Сәламәтлек саклау министрлыгы 31 майда автомобиль аптечкасының яңа составын раслады. Документ үз көченә 1 сентябрьдә керәчәк, әмма бу датага кадәр комплектланган аптечкаларны аларның яраклылык срогы беткәнче, әмма 2027 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча кулланырга мөмкин булачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина йөртүчеләр

erid: 2VtzqwTSgT9