Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

18 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмәткәрләре – кешелек җәмгыятендә иң мактаулы һәм хөрмәтле һөнәр ияләре.

Һәркемнең гомере бер генә һәм һәркем аны сезгә ышанып тапшыра. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тә н һәм җан саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр – халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Илебез нинди генә авырлыклар алдында калмасын, һәрчак алгы сафларда сез булдыгыз, өмет тулы күзләр сезгә бакты, сезнең ярдәмгә таянды. Алгы көннәрдә райондашларыбызның сәла-мәтлек сагында уяу булырсыз, хезмәтләрегезне намус белән башкарырсыз дип ышанам. Моңың өчен хөкүмәтебез, илкүләм программаларга нигезләнеп, медицина өлкәсенә һәрьяклап булыша, яңа җиһазлар кайтарта, кадрлар мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр бар һәм башка мөмкинлекләр тудырыла. Мөхтәрәм медицина хезмәткәрләре! Гаять тә җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетеп яшәвегезне һәм эшләвегезне теләп калам.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз