Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

20 ноябрьдә үзара салым җыю буенча тагын референдумнар уздырылачак

Быел референдумнар Татарстан районнарында бер көндә узачак.

Быел республикада яз башында үзара салым салуга кагылышлы референдумнар үткәрелгән иде инде. Көз көнендә аларны янә кабатлауның сәбәбе җитди: киләсе 2017 елда да дәүләт вәгъдә иткән субсидияләрне вакытында алу, дип яза интертат.ру сайты.
Районнарда халык үзара салым салып җирлек проблемаларын хәл итү өчен җыйган һәр 1 сум акчага төбәк бюджетыннан 4 сум өстәп бирелә. Ләкин документлар әйләнешен көтеп, ул акчаларны алу һәм аны алдан халык белән килештерелгән эшләрне башкаруга тоту шактый озак вакыт таләп итә.

Муниципаль берәмлек җитәкчеләре үзара киңәшләшкәннән соң, Татарстанда Бердәм референдум көне булдырырга һәм аны ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә уздырырга, дигән фикергә килде.

Шулай итеп, хәзер муниципаль берәмлекләргә янә референдумга әзерлекне башларга туры киләчәк. Бу уңайдан Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов халыкка мондый референдумнарның асылын аңлатучы видеороликлар күрсәтергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250