Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

2022 елда балалар өчен нинди пособиеләр бар?

Дәүләт Думасы балалар өчен алырга мөмкин булган түләүләр турында мәгълүмат бирә.

Дәүләт Думасының Instagram аккаунтында балалар өчен пособие турында мәгълүмат бирелгән.

2022 елда яшәү минимумыннан азрак табыш алган авырлы хатын-кызларга түләү каралган. Ул яшәү минимумының яртысы күләмендә.

Бала туганда 20 472 сум каралган. Шулай ук беренче һәм икенче бала тугач, гаилә әгъзаларының уртача табышы ике яшәү минимумыннан азрак булганда, балаларга өч яшь тулганчы айлык түләү бар.

Февральдән 1,5 яшькә кадәрле түләү 7667 сум.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Беренче балага ана капиталы 524,5 мең сум, икенчегә - 168,6 мең.

Өченче яки аннан соңгы баласы 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләрнең ипотекасын түләр өчен дәүләт 450 мең сумга кадәр акча бирергә мөмкин.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр

erid: 2Vtzqv1AZW9