Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

34 ел милек саклау сагында

29 октябрь Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Бу көнне 1952 елда СССР Хөкүмәте Эчке эшләр министрлыгы каршындагы тышкы каравылчылык ведомствосыннан тыш сакчылык булдырырга карар итә. Алдагы биш елда шәһәр һәм өлкә милиция бүлекләре каршында ВНСОның мөстәкыйль бүлекләре оештырыла. 1966 елда Советлар Союзы Министрлар Советы тарафыннан «милиция органнары каршындагы ведомстводан тыш сак турындагы нигезләмә» раслана. Аңа кадәр берничә ел элек куркынычсызлык сигнализациясен кертә башлыйлар. Хәзер исә, үзәкләштерелгән күзәтү пультларында тревога сигнализациясе эшләгәч, объектларга ведомстводан тыш сак экипажлары чыга башлады.

Милли гвардия (Россия) гаскәрләренең федераль хезмәте оешкач, ведомстводан тыш сак бүлеге аның составына керә. Ведомстводан тыш сак Росгвардия структурасына кертелгәч, аңа өстәмә функцияләр йөкләнде. Хәзер сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыкка каршы яклау кебек мөһим бурычлар да өстәлде. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар. Моннан тыш, сакчылык бүлеге, янгын сүндерү һәм тревога сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

Балтач ведомстводан тыш сак идарәсе 34 ел район гражданнарының милеген саклау сагында тора.

Бүгенге көндә районда 245тән артык объект-ны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 120се фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен тәүлек буе эшли торган режимда 1 мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары хәвеф турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр.

2022 елның бүгенге көненә кадәр ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 358 тапкыр тревога сигналлары буенча һәм 38 тапкыр – Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

Соңгы елларда ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлаулы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый күләмдә белем туплады. Заманча техник чараларны куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә инде ун ел дәвамында саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлау очракларының булмавы күзәтелә. Ведомстводан тыш сак бүлегендә хәбәрнамәләр тапшыруның автоматлаштырылган системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплексларын кертү буенча актив эш алып барыла, чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультының мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, ул кизү персоналының гамәлләренә бәйсез рәвештә тревога сигналлары килү вакытын теркәргә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бүгенге көндә коллективта 30 кеше хезмәт итә, шуның 16сы аттестацияләнгән хезмәткәрләр. Шунысын ассызыклап узу кирәк, коллективта зур әзерлекле кадрлар эшли. Шуңа да ведомстводан тыш сак бүлеге эшчәнлеге республика һәм район күләмендә уңай рейтингка ия.

Язмамның ахырында, барлык ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәтлек теләп калам.

Р.Р. Ганиев

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры

Фото: бүлек архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9