Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

40 ел узгач, әнием бәгърем гөлен миңа кайтты...

Бер вакыт алар әти белән ДНЕПР мотоциклы белән Мари-Төреккә туганнарга бардылар.

Валентина миңа бүләк итеп гөл алып килгән иде. Матур чәчәкле шушы гөл әниемне искә төшерде. Ул ярата иде матур чәчәкле гөлләрне. Кая гына барса да гөл алып кайта иде.

Бер вакыт алар әти белән ДНЕПР мотоциклы белән Мари-Төреккә туганнарга бардылар. Карлыган авылыннан узганда берәүләрнең тәрәзә төбендә матур гөл күргән, кайтышлый әтигә туктарга кушып, шул өйгә кергән, хуҗабикәсе бирмәгән.

Гел шуны әйтә торган иде, мәрхүмә, бирмәде дип. Шушы кыйссаны беренче көнне Карлыганнан килгән кунакларыма сөйләгән идем. Әллә шуны искә алып, Карлыганнан матур чәчәкле гөл алып килгәннәр.

40 ел узгач, әнием бәгърем гөлен миңа кайтты...

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев