Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

50 ел бер сукмактан (фото)

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән ныклы гаилә чагылышы ул.

Балтач мәдәният үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, 50 ел бергә гомер итүче парларны хөрмәтләделәр. Сәхнәгә менеп, Алтын туйлары белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырылучылар арасында безнең авылдашлар — Кадимә һәм Гайфетдин Нәбиевлар да бар иде.

Алтын туй — еллар сынавына бирешмәгән ныклы гаилә чагылышы ул. 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Шушы бергә узган гомернең алар өчен һәр мизгеле кадерле, якын. Бергә үтелгән биш дистә ел эчендә никадәр сынаулар, каршылыклар, шатлыклы һәм борчылу мизгелләр булган. 

Гаилә башлыгы 1946 елның 10 мартында Алан авылында Гаффәбану һәм Әрхәм гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән. Армия хезмәтеннән кайткач, 1968 елда тракторга утыра. Күп еллар ДТ тракторында эшли. 1992 елда фермада кочегар булып эшләп лаеклы ялга чыга. 
Кадимә Киров өлкәсе Яңа Йөрек авылында 1948 елның 18 нче февралендә Гыйззәтулла һәм Гөлҗиһан гаиләсендә дүртенче бала булып туа. Аланга кияүгә килеп, лаеклы ялга чыкканчы фермада терлекче булып хезмәт куя.

Туйлары 1973 елның мартында була. Алар 5 балага гомер гомер бүләк итеп, хезмәт тәрбиясе биреп үстерәләр (Ильмира, Марсель, Радик, Гөлфирә, Рашат). Бүген биш оныкларының уңышларына сөенеп гомер кичерәләр. 

«Алар икесе дә киң күңелле. Кечкенәдән безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Бүгенге көндә дә үз киңәшләрен биреп торалар. Дөрес тәрбия биреп, туры юлдан тайпылдырмыйча үстергәннәре өчен без аларга бик рәхмәтле», — дип горурланып сөйләде әти-әнисе турында кызлары Гөлфирә. 

Һәр көннәре хезмәттә узган гаилә ул — Нәбиевлар гаиләсе. Иңне-иңгә куеп, ярты гасыр гомер кичергән бу гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде дип кенә телибез.

Рузалия Тимрбаева,
Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев