Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

60 меңлек сумка районда кемдә бар... (фото)

Андый сумка "Татарстан" җәмгыятенең яшь агрономы Алмаз Шиһаповта бар.

Алмаз әлеге кыйммәтле бүләккә республикакүләм "Аграр яшьләр" конкурсында катнашып иреште. Зур күләмдәге акчалата премиядән тыш, аңа министрлык вәкиле җир кешесе - агрономга кирәкле барлык әсбаплар тулы сумканы махсус бүләк итте. "Акчасына караганда, сумкасы кирәк иде, шуңа бик сөендем", диде эшен күңел биреп башкаручы уңган егет. Бәйгедә катнашып, район данын яклаган яшьләрне җыеп кунак иткән табын артында Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең шулай ук яшь икътисадчысы Илтимат уены-чыны белән бергә : "Моңарчы әйбер сорап безгә килә идең, хәзер сиңа барырбыз инде", дип әйтә куйды. Ай-һай, Алмазның әлеге кыйммәтле приборларны бирәсе килер микән соң?! Бик тә кадерле бит ул аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250