Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

73 яшьтә квадроциклда җилдерә

Авыл фельдшеры чакыруларга йөрүнең җаен тапкан.

Краснодар краенда яшәүче 73 яшьлек Татьяна Проскура квадроцикл иярләгән. Бу хакта “Риа Новости” хәбәр итә.

Олы яшьтәге апа Абрау-Дюрсо округының Большие Хутора авылында 40 елдан артык фельдшер булып эшли. Бу вакыт эчендә авыл халкының саны да, чакырулар да бермә-бер арткан.

Сигез ел элек табиб квадроцикл сатып алган. Ул чакта аның белән идарә итү өчен водитель таныклыгы таләп ителми иде әле.

"Мин әкренләп йөри башладым һәм өйрәндем. Монда тизлек тә, берни дә юк. Газга басасың да барасың да барасың. Пациентлар да чакыруга вакытында килүемә бик шат ", — дип сөйләгән табиб.

Хәзер Татьяна Проскура авылның һәр почмагына, һәр йортына квадроциклда җилдерә. Авыл шактый зур, аны ң икенче очына җәяү бару өчен сәгатьләп вакыт кирәк. Ә мондый транспорт чарасында 15 минут җитәдип яза Кызыл таң.

 

Фото: ria.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фельдшер квадроцикл