Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә бит хәзерге вакытта авыл баласының да шәһәрнекеннән әллә ни аермасы юк! (фото)

Ә менә хезмәт тәрбиясе, туган якны, кешеләрне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү хисләрен авыл баласына сеңдерү өчен шартлар авыл җирендә күпкә киңрәк.

Табигатьтә уеннар аша, саф һавада түгәрәк өстәл артында тәмле чәйләр эчкәндә баланың башына ныграк сеңә бу төшенчәләр.
Субашлылар вакытны юк-барга әрәм итмиләр, ай саен диярлек берәр чара үткәрәләр! Моңа аларны берәү дә мәҗбүр итми, күңелләре тәлап итә. Бу юлы, әниләр белән балалар чишмә янында бергәләп чәй эчтеләр, күңелле уеннар уйнадылар, тәмле бүләкләр оттылар.
Чыннан да, бала көндез телефон төбен саклап утырганчы, шушындый чараларда гаиләсе белән актив катнашса күпкә уңышлырак нәтиҗә алып була бит! Ләкин хәзерге заманда балалар гына түгел, олылар да телефон саклауда шул, шуңа күрә катнашучылар саны да күп булмый. Эх, кайда микән ул җыелышып чиккән, теккән вакытлар, өмәләр? Кызык шушы элекке гореф-гадәтләрне кире кайтарып була микән соң? ә сезнең авылларда нинди чаралар үткәрелә?-
дип хәбәр итәләр Субаш авылыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев