Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аерылуымны көт...

Зилә көлә-көлә клуб ишеген ачып чыккан уңайга берәүнең киң күкрәгенә килеп бәрелде. Егет югалып калмады, кызны кочаклап ук алды. Зилә башын күтәреп, егетнең бу кыланышына каты итеп җавап бирим дигән иде, сүзсез калды. Аңа куе кара керфекләр арасыннан матур ямь-яшел күзләр көлеп карап тора иде. Киң маңгаена бер "тыңлашмаган" дулкынлы...

- Нишләп минем бу чибәр кызны элек күргәнем юк иде әле? - Яшел күзләр иясе беренче булып үзе телгә килде.
- Болай дорфа кыланган егет чибәр кызларны башка күрмәскә дә мөмкин! - Зилә, һушына килеп, үзен кочаклаган куллардан ычкынды да, иптәш кызы янына барып, кайтыр якка юнәлде.
- Ничек инде сезне озатып куймыйсың хәзер? Йә тагын берәрсенең кочагына килеп керерсең... - Егет шаяра-шаяра кызлар артыннан иярде.

Сүзгә оста булып чыкты ул. Юл буе кызларны көлдереп, кызык-мәзәк сөйләп, шаярып кайтты.
- Гөлназ, кунак кызын берничә минутка гына калдырмыйсыңмы? Үзенә генә әйтер сүзем бар иде, - дип эндәште ул кызлар белән капка төбендә бераз сөйләшеп торганнан соң, аларның кереп китәргә җыенуын күреп.
- Юк калдырмыйм әле, синең янда курыкмыйча кызлар калдырып булмый, - дип җаваплады Гөлназ һәм ахирәтен кулыннан тартып диярлек өйгә юнәлде.
- Кем ул? Нинди егет? Сөйлә әле миңа Айдар турында, - дип сорады Зилә өйгә кергәч.
- Әй, сөйлисем дә килми хәтта. Бәйләнешмә аның белән. "Бабник" дигән кушаматы бар. Әле бер, әле икенче кыз белән күренә. Хәер, кызлар үзләре дә аның артыннан йөгерә инде, күргәнсеңдер, нинди чибәр...

Нишләп күрмәсен ди инде Зилә! Күрде шул, күрде... Курсташының авылына беренче тапкыр кунакка кайткан кызның тынычлыгы югалды. Ә егет аңа озак тынычсызланырга вакыт бирмәде, дүшәмбедә үк кызлар яшәгән тулай торакка кунакка килде:
- Сәлам, авылдаш! Ахирәтеңне онытып булмый бит әле...

Гашыйк булган яшь йөрәкне тыеп кара инде! Зилә дә дустының кисәтүләренә карап тормады, башы белән мәхәббәт диңгезенә чумды.

Сентябрь. Әбиләр чуагы. Алтын-сары яфраклар сибелгән парклар, мәхәббәт күпере, Агыйдел буе, кинотеатрдагы соңгы рәтләр, төнге Уфа урамнары буйлап йөрүләр...
- Кара әле, җаным, мин беркайчан да болай гашыйк булырмын дип уйламаган идем. Дөресен әйтәм, бер генә кыз белән йөрмәдем. Берьюлы берничәсе белән дә очрашканым булды. Тик мәхәббәтнең нәрсә икәнен мин сине күргәч кенә аңладым, - Айдар Зиләне кочаклаган килеш, бер кичне йөрәк серләрен чиште. - Син мине бөтенләй үзгәрттең. Башка беркемне дә күрәсем килми. Синең кебек акыллы, тыйнак, итагатьле, тәртипле, матур кыз дөньяда юктыр ул...

- Ә безнең тәүге очрашуыбызга иртәгә ике ай тула! - Зилә мактау сүзләреннән оялып, битен егетенең кочагында яшерде.
- Әһә! Димәк, моны билгеләргә кирәк! Иртәгә бит җомга. Мин авылга кайтып китәм, сиңа сюрприз әзерлим. Ә син Гөлназларга кунакка кайт. Клубта очрашырбыз!

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250