Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Африка чумасыннан сакланыйк!

Район Советы утырышлар залында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия булып узды. Анда Африка чумасын районыбызга кертмәү мәсьәләсе күтәрелеп, фикерләр алышынды һәм бурычлар билгеләнде.

Россия территориясендә, шул исәптән республикабызга якын җирлекләрдә Африка чумасы киң таралу сәбәпле, авыл хуҗалыгы идарәсенә әлеге чуманы кисәтү юнәлешендә барлык эшләр башкарылырга тиеш дип белдерде комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров.
Шулай ук районыбызга билгесез, куркыныч янаучы җирләрдән итләр дә, башка төр ризыкларны да кертмәскә кирәклеге ассызыкланды. Дуңгызларны тиешсез җирләрдә суярга яраманлыгы һәм дуңгыз асраучы хуҗалыкларда профилактика чаралары үткәрергә кирәклеге тагын бер кат әйтелде. Чөнки Африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Ул дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Моны булдырмау өчен түбәндәге кагыйдәләрне башкару сорала: дуңгызларны йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска, тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да, хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә, дуңгызлар яшәгән һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш) ясарга.
Фото: djankoy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250