Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу Фазлыева: "Әти машинасы белән төшебезгә керә башлады..."

Алсу Фазлыева әтисенең КАМАЗын сатып җибәрүләре турында хәбәр итте. “Әтиебез төшкә керә башлады. Әйтерсең лә, машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды...”

Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева әтисенең КАМАЗын сатып җибәрүләре турында хәбәр итте. “Әтиебез төшкә керә башлады. Әйтерсең лә, машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды...” - ди Алсу.

“Әтинең вафатыннан соң, үзе эшләгән Камазы 1 ел тик торды. Кайткан саен шушы тирәдә генә кебек хис иттек. Ләкин соңгы вакытларда күбебезнең төшебезгә шул машинасы белән эштән кайткан кебек керә башлады. Әйтерсең лә, нишләптер, эшләп торган машинаның тик торганына уфтанган кебек тоелды...

Исән чагында әти үзе ерак юлдан кайтып кермәде. Эш белән кайнап, эшнең тәмен белеп, бик яратып эшли иде. Эшләгән, тырыш кешеләрне ярата иде...

Озак уйлаганнан соң, сораучылар булгач, әтинең машинасын эшкә кулланышка сатып җибәрдек.

Бу Камаз киткәндә, күңелләребез әрнеде, гүя КАМАЗы белән әти дә еракка киткән кебек булды... Әтинең җаны да шул машина белән киткән кебек булды...

Ләкин әти сөенеп ятадыр дип уйлыйм.

Бу Камазда эшләүчеләр исән-сау йөрсеннәр, юлда ватылмасыннар, шатланып эшләргә язсын”, - дип язган Алсу Фазлыева.

 

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу-Азат Фазлыевлар эстрада төшләр Машина тапшырдылар