Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу Фазлыева ник күзләренә операция ясаткан?

Еш кына руль артында утырган хатын-кызларны граната тоткан маймыл белән тиңлиләр. Ләкин дөньяның барлык машиналы хатын-кызлары бу чагыштыру белән килешмәсләр. Статистака күрсәткәнчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда юлда игътибарлырак йөри икән. Менә тиздән җырчы Алсу Фазлыева да машиналы хатын-кызлар рәтендә булачак. Әлеге вакытта җырчы машина йөртү дәресләрен ала, өйдә дә, сәхнә артында...

Еш кына руль артында утырган хатын-кызларны граната тоткан маймыл белән тиңлиләр. Ләкин дөньяның барлык машиналы хатын-кызлары бу чагыштыру белән килешмәсләр. Статистака күрсәткәнчә, хатын-кызлар ир-атларга караганда юлда игътибарлырак йөри икән. Менә тиздән җырчы Алсу Фазлыева да машиналы хатын-кызлар рәтендә булачак. Әлеге вакытта җырчы машина йөртү дәресләрен ала, өйдә дә, сәхнә артында да юл кагыйдәләрен ятлап йөри. "Инде төшләремә керә башладылар ул кагыйдәләр" - дип көлде ул. Июнь аенда башланган уку ноябрьда тәмамланачак. Алсу зур дулкынлану белән имтихан көнен көтә. Әйтеп үтергә кирәк, махсус машина йөртү таныклыгын алу өчен җырчы узган елны күзләренә операция ясаткан. "Начар күргәнгә, табиблар машина йөретергә рөхсәт итмиләр иде. Хәзер, Алла бирса, хыялларым чынга ашачак" - дип сөйләде җырчы.
Чыганак: http://tmtv-online.ru/?p=14919

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250