Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу Галимҗанова : “Өебезгә көзен дә су керә”

- Табигать кышка әзерләнә, ә безнең өй астына су юл яра. Яз көне булса бер хәл, кышка кереп барган мәл бит. Безнең өй яныннан диярлек аккан инеш ауган агачлар белән бөялүдән шундый хәлгә калдык, - дип мөрәҗәгать итте Түбән Шубан авылында яшәүче Алсу Галимҗанова. - Авыл җирлеге башлыгына бу хакта...

Без, үз укучыбызның гозерен аяк астына сала алмыйбыз. Безгә мөрәҗәгать иткәннәр икән, димәк, ышанычлары зур. Һәм без әлеге мөрәҗәгатьне авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗиповка җиткердек.
- Бу мәсьәлә белән без яхшы таныш. Әмма яр кырлары куркыныч булу сәбәпле, чистарту эшләрен кул хезмәте белән генә башкарып чыга торган түгел. Бөялгән зур агачларны чистартыр өчен зур техника кирәк. Ә андый техникалар, белгәнегезчә, зур оешмаларда гына, бүгенге көндә алар барысы да төзелеш эшләрендә катнаша. Әлеге мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барабыз, бу атнадан да калмыйча хәл итәргә тырышабыз, - диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250