Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Алсу һәм Азат Фазлыевларның «таракан»нары чыга башлады...

Азат сөяркәсе белән диңгезгә барган?

Алсу белән Азат Фазлыевлар быелгы сезондагы тәүге чыгышларын Башкортстаннан башлады.

Быел алар безгә "Сер булып калсын" дип аталган программа әзерләгән. Бу хакта Азат Фазлыев социаль челтәрдә болай яза:

"15 ел бергә яшәү дәверендә бик күп серләребез җыелды, әмма без аларны беркайчан да тамашачыга чыгып сөйләмәдек.

Өйләнгәнче бурычка алган ун мең сумны Алсу миңа кире кайтардымы, юкмы? Булды бит безнең дә төрле вакытлар. Мин өйдән чыгып китеп, Алсуның ике бала белән берүзе яшәгән чаклары… Мин башка кеше белән диңгезгә китеп, сагынуга түзә алмаган чакларым. Булды Алсуның минем аркада хастаханә юлында йөргәне..

"Кыз алып кайтсаң, бер бүләгем булачак", – дигән идем. Нинди бүләк ул? Алып бирә алдыммы?

Вакыт үтте, бар да үзгәрде. Һәм без, Алсу белән килешеп, боларның барысын да сезгә сөйләргә булдык. Тамашабызда сез болар турында беренчеләрдән булып ишетәчәксез".

Ничек бармый каласың инде шундый концертка?!

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев