Җан өргән гармуннарының саны 117 гә җиткән
Сәләт, талант һәм осталык Аллаһы Тәгалә тарафыннан сөйгән бәндәләренә генә бирелә, диләр.
Шундый Ходай яратканнарның берсе белән очрашу насыйп булды үземә. Гармуннар җаның аңлаучы аңа ярдәмгә килүче, үзе дә оста гармунчы Рәкыйп ага Галиев Балтач районы Кариле авылында гомер итә.
Хатынымның әтисе бабайның төрле конкурсларда һәрвакыт катнашып, җиңүләр яулашып килгән гармуны ватылып, шуңа бик кайгырып ямансулап йөргән көннәре иде. Ярый әле, шул чакта: «алтын куллы оста бар бит, шуңа барып кара!» — дип юаттылар үзен.
Ватылган гармунны машинага салып, Карилегә бардык та, оста яшәгән йортны таптык. Каршыларга абзый үзе чыкты. Гозеребезне сөйләп бирдек. «Чирле» гармунны алып кергәч тә, ул аны сак кына кулына алып, бер көй уйнап карады һәм «өч теле сынган, икесе эчкә баткан», — дип диагноз да куйды. Аннары ачып күрсәтте. Әйе, кызганыч, нәкъ шундый хәл иде.
— Гармуныгызны бер атнага калдырып торыгыз, төзәтеп бирермен. Ә телләрен Казаннан кайтартырмын, — диде оста, безне өметләндереп.
Гомере буе мәктәптә химия биология укытучысы булып эшләргә, хәтта Норма мәктәбендә директор да булырга туры килгән Рәкыйп агага. Үзе җитәкләгән мәктәбен районда гел алдыгылар рәтендә йөрткән.
Ә менә гармун уйнарга өйрәнү теләге балачактан ук килә икән. Акчалары булмаганга, әтисе улының бу хыялын тормышка ашыра алмый. Соңрак институтны тәмамлап, эшли башлагач кына хыялына ирешә егет, гармун сатып алып уйнарга өйрәнә. Көннән-көн остара бара. Бу серле моң дөньясы яшь егетне шуның кадәр үзенә тарта, ул хәтта музыка училищесына да барып карый. Әмма анда" нота белмисең!" — дип алмыйлар.
Кайткач, төннәрен йокламаса йокламый, үзлегеннән ноталарны өйрәнә. Бүген ул — оста гармунчы, төрле конкурс-ярышларда катнашып, җиңүләр яулап килә. Ә соңрак үзенең туган авылында ансамбль оештырып аны да җитәкли.
Гармуннарның җанын аңлап, аларны төзәтә башлавына баяны ватылу сәбәпче була.
— Яратып уйнаган гармуным көннәрдән бер көнне һава суыра, көй чыгармый башлады. Тукта әле, ни булса да булыр, эчен ачып кайрыйм, дип сүттем. Сәбәбен табып, төзәткән идем, эшли! Шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән башка гармуннарны да төзтә, көйли башладым, — ди оста, канәгать елмаеп.
Бүген ул икенче тормыш биргән, җан өргән гармуннарның саны 117 гә җиткән. Алар арасында оста гармунчы, композитор, күптән түгел генә арабыздан киткән Рамил Курамшинның баяны, сыздырып уйнап, өздереп җырлаучы Фән Вәлиәхмәтовның тальяны да булу остага горурлык.
Без дә гармуныбызны бер атна узгач, барып алдык. «Терелгән». Оста кулы терелткән. Бабай быел да шул гармуны белән Республика көнендә «Уйнагыз, гармуннар!» да катнашып, гөрләтеп уйнап кайтты.
Тирә-юнебездә шундый оста куллы, игелекле-шәфкатьле кешеләрнең булуы тормышыбызны ямьли.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев