Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җанымның яртысы аның белән киттемени… Бик авыр булды…

Тәнзиләне тыңлаганнан соң, күңелемнән аңа һәйкәл куйдым.

Татарстанның Кукмара районы Вахит авылыннан Тәнзилә Идиятуллина белән уйламаганда гына очрашып, аралашып алырга туры килде. Утыз елга якын сыер савучы һәм  өч ел инде инстаграмда үз блогын алып баручы, ир хатыны, ике бала әнисе, өч оныгы булган бу ханым турында газетага язарга кирәк әле дип күңелемә салып куйган идем шул вакытта.

– Интервьюларны күп алдылар инде,  әмма болай  итеп «якадан» ук тотып алучылар юк иде әле, – дип көлеп башлады сүзен Тәнзилә. – Әйдә, 1974 елның 16 апреленнән сөйли башлыйм әле. Бу көнне Вахит авылы егете Рәшит белән Яңа Сәрдек авылы кызы Равиянең 6нчы кызлары булып мин туам.  Җаныкаем әти,  малай булмасмы  дип, өметләнеп көткәндер инде. Минем туу шатлыгын уртаклашырга дип, шалтыраткач берара сүзсез торган, аннан гына әнинең хәлен сораган. Төпчек бала булгангамы әтинең иң яраткан кызы мин булдым.  Әти кызы идем мин: йокларга да аның янына кереп ята идем. Үсеп җитеп, егетләр белән йөри башлагач кына туктадым. 

58  яшендә, мотоцикл белән авариягә очрап, әтием һәлак булды. Аның китүен бик авыр кичердем. Ата назын тоеп үсү, кызлар өчен бигрәк тә кадерле икән… Әни белән 32 ел яшәп калдылар. Ул вакытта дүрт апам да тормышта иде инде. Әти китеп баргач, озак та үтмәде, бишенче апам Лилия дә кияүгә чыкты.  Тормышны алып бару әни белән  икебезгә  генә калды. Әти янында күп бөтерелеп йөргәч, ир-ат эшеннән куркып үсмәдем. Мәктәпкә киткәнче сыер савып, әнигә мал карашып китә идем. Тора-бара, әти эшләгән авыр хезмәтләрне дә миңа башкарырга туры килде. Әни, «эшләгәнегез безнең өчен булса, өйрәнгәнегез үзегез өчен» дип, ял көннәрендә дә сәгать 6дан сикертеп торгызып, «башта эшегезне эшләгез аннан йокларсыз» дип, эшләтеп үстерде безне. Шуңа күрә беребез дә эштән куркып үсмәдек. Көндезләрен алты бала карап, төннәрен шәл бәйләп, шуларны сатып көн күрде ул. Биш апам да шәл бәйләүнең бөтен тәмен «татып» үскән кызлар. Миңа алай күп эләкмәде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бер еллык бухгалтер курсларында белем алдым.  Әмма бу һөнәр буенча эшләргә насыйп булмады. Укып бетерүгә кияүгә чыктым. Булачак ирем Ришат белән сигезенче класстан очрашып йөрдек тә, ул ике ел армиядә хезмәт итеп кайткан соң өйләнештек. Быел тормыш корып яши башлаганыбызга 31 ел булып китте. Ике кыз үстереп, аларны кияүгә бирдек. Бүгенге көндә өч оныгыбыз бар. Шуларны сөеп туя алмыйбыз.

Кияүгә чыккач өйдә берьялгызы калган әниемне дә ташламадым. Бөтен эшен эшләргә тырыша идем. Өйдә эшем өелеп көтеп торса да, әнигә чишмәдән су алып кайтмыйча калган бер көнем дә булмады. Чишмә суы белән чәй эчәргә ярата иде җаныкаем. Иремә дә бик рәхмәтле булып китте.  Больницаларга да Ришат белән бергә йөрттек. 78 яшендә үз кулларымда китеп барды. Җанымның яртысы аның белән киттемени… Бик авыр булды…

Биш ел буе әнинең өен карап тордым. Газын, утын сүндермичә үзем акча түләп, аз гына булса да тәрәзә төбендәге гөлләрен яшәтим дидем. Гөлләре бетсә, әни дә югалыр шикелле тоелды. Өйдә кеше калмау – үзәкләремне өзде. Шул өйгә барсам, җаннарымны кая куярга белми идем. Әти-әни киткәннән соң, биш ел буе туганлык җепләре өзелмәсен дип, үзебез туып-үскән йортта апаларны җыеп,  ел саен Коръән укыттым.  

Шундый тәмле итеп безнең  әни мичтә коймак пешерә иде. Шуны истә тотып, апаларны кунакка чакырган көнне әнинең мичендә мин дә коймак пешерә башладым.  Әни  өен миңа яздырып калдырды. Төпчек бала булгангадыр инде. Аллага шөкер, әти белән әнинең нигезе ятим калмады. Икенче кызым белән киявебез шул нигезгә быел йорт җиткезеп чыктылар. Күңелемә тынычлык иңде! Килен булып килгәч тә фермага бозаулар карарга кердем. Аннан бәби ялына чыгып, шуннан бер-бер артлы ике кызымны таптым. Ялдан чыгуга фермага сыер саварга төштем. Берара ирем бик нык авыртып алды. Ул вакытларда маллар очен яңа каралты кура салырга ниятләп йөри идек. Менә шул вакытларда каенатам белән таш чыгарырга йөрүләр эзсез калмады. Каенатам нинди эшкә тотынса да Ришат урынына миңа эшләргә туры килде. Иремне яраткач, акыллы ир булгач, тырыша идем. Олылар белән начар яшәмәдек. Бер-беребезне аңлый, беребез әйткәнне икенчебез ишетеп яшәдек. Каенатамның якты дөньядан киткәненә быел ике ел булды. Аллага шөкер, каенанам исән сау. Чыгып китсәк тә, кайтып керсәк тә ишек ачык. Эштән кайтышыбызга ашарга пешереп, чәен куеп тора.

Кияүгә чыкканда бернәрсә дә пешерә белми идем. Яши-яши өйрәнәсең икән ул. Әйтәләр бит, тормыш өйрәтә дип. Нәкъ тә шулай икән, – дип сөйли Тәнзилә Идиятуллина.

Колхозда куйган хезмәтемне күрмиләр дип әйтә алмыйм. Хезмәт хакларыбыз да шөкер итәрлек. Бәйрәмнәрдә күчтәнәчен, бүләкләрен, чираттан ял йөртларына юлламаларын биреп торалар. Ярышларда катнашып, беренче урын алып телевизор белән бүләкләнгән вакытларым да булды. Дипломнарның, грамоталарның исәбе-хисабы юк инде.  Бар нәрсә үзеңнән тора . Ялкауланмасаң, тырышсаң авыз тутырып итен дә, тәм томын да ашыйсың, – дип сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.

Тәнзиләнең тыйнаклыгын инстаграм аша күргән идем инде. Мактанып алуларны, кыланып сөйләшүләрне бөтенләй белми ахрысы.

Инстаграм белән танышуыма ике ел ярым гына әле. Тәнзиләне карап баруыма да нәкъ ике ел. Беренче караган мәлләрдә аңышып та бетмәде. Бу сыер савучымы, әллә блогермы дип уйлап куйгалый идем. Иртә белән карыйсың, фермада сыер сава, тцшке ашта карасаң, пыр тузып өен җыйштыра, аннары соң ачсаң, оныклары белән тау башында җиләк җыеп йөри (кыш көне тауда чана шууда). Кич кереп карасаң, мал карап, тирес түгә. Төнлә ачсаң, тагы фермада сыер сава. Әле шуңа өстәп, дуслары, танышларына бәлешләр дә пешерә, токмачлар да кисә. Алай гына да түгел:  1-2 сәгать вакыты булса, әнисенең туган авылы Яңа Сәрдеккә барып, туганнарының хәлен белергә дә җитешә. Ничек түзә аякларың, дип соравыма каршы «Авырталар инде, авырталар. Тик тора алмыйм бит, тик торсам, эчем поша башлый. Өйдәгеләрдә колхоз эшеннән туктарга кушалар. Нишлим соң, өйдә тик ята алмыйм бит димен. Блогерлыкны да ташла диләр.. Юуук, булмый, ташлый алмыйм. Фермадан  эт булып арып кайтсам да, язылучыларым белән көнгә 1-2 тапкыр аралашып алмасам, күңелемә рәхәтлек ала алмаган шикелле булам. Һәр эшемне яратып башкарам», диде ул миңа.

Мин аптырамадым! Балачактан әниләренең каты кулы астында  эшләп үскән кыздан  ни көтәсең инде тагы. Тәнзиләнең кызлары да үзе шикелле, аларның эшләмәгән эшләре юк.  Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган олы кызы Язилә ,фельдшерлык белгечлеге алганнан соң, кабат  акушерлыкка  укый. Һәм шушы һөнәре буенча  район дәваханәсендә 5 ел эшли. Баласы тугач, сменалы эштә эшләү уңайсыз булганлыктан чәчтараш һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә ул шушы эш белән шөгыльләнә. Язиләнең тагы бер матур хезмәтен әйтеп узмыйча булмый. Үзлегеннән, онлайн аша, Коръән укырга өйрәнә, һәм  үзе дә теләге булганнарны онлайн аша укырга  өйрәтә.

Кече кызы Рәмилә дә югары белемле экономист. Вахит хуҗалыгында экономист ярдәмчесе булып эшли. Бер балалары бар.

Тәнзиләне тыңлаганнан соң, күңелемнән аңа һәйкәл куйдым. Карап торышка нечкә күңелле елак та ул, шул ук вакытта биш апасын бер йодрыкка төйнәп, һәрдаим, без бер туганнар дип искәртеп торучы әниләре урынына калган сабыр, туган җанлы сеңел дә.

 

Фәридә Хисамова,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тәнзилә