Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Апамның иреннән бәби көтәм...»

Беренче мәхәббәтнең нинди тылсымлы һәм татлы хис икәнен аңлатып тору кирәкме икән? Тик кайчак беренче мәхәббәт саф һәм чиста булып кына калмый икән шул.

Әминәнең беренче мәхәббәт тарихы – гомерлек яра булып калды. Бу вакыйгадан бәлкем кем дә булса сабак алыр.

Сания белән Әминә – бертуган апа белән сеңел. Һәрчак чын дуслар булдылар. Әминә кара чәчле, кара күзле нечкә билле сылу кыз. Ә апасы киресенчә, егетләрнең игътибарын бик җәлеп итми иде. Әминә 18 яшендә бер егетне ошатып йөри башлады. Мәхәббәт, ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, ди шагыйрь – бу сүзләр белән килешмичә булмый. Әминә белән Маратның мәхәббәт тарихы шундый сихри, тылсымлы тоела иде. Мәктәп бетергән яшьләр, дөньяда чын мәхәббәт хисләренә күмелеп очраша башладылар. Ләкин көтмәгәндә Маратны армия сафларына алдылар. Әминә аны көтәргә вәгъдә биреп калды. Кыз ул арада медицина университетына укырга керде. Җәйге ялларда аларны Санкт-Петербургка эшкә җибәрделәр. Ул арада Марат армиядән кайта, ә Әминә икенче шәһәрдә кала. Бер дә уйламаган җирдән Марат Сания белән очраша башлый. Санияның иптәш кызлары :
- Бу әллә синең сөйгән ярыңмы? Нишләп ул сине каршы ала соң? – дип сорыйлар.
- Юк, кызлар. Ул минем сеңлемнең сөйгән яры. Без аның белән дуслар гына, – дип җавап бирә Сания.

Әминә Петербургтан каникулларга кайтканда апасы белән сөйгән егетенең аралашуын белми дә кала. Шулай итеп, Әминә, Сания һәм Марат авыл урамнарын әйләнеп, җәйге кичләрне бергә үткәрәләр. Әминәнең кабат укырга китәр вакыты җитә. Озак та тормый туган яктан шаккатыргыч хәбәр килә: Сания белән Марат никах укыта. Никах?! Бу хәлне беркем дә көтмәгән була. Марат – Әминәнең егете бит.

Шулай да егет никах алдыннан Әминәне күреп, аңа барысын да аңлатырга карар кыла. Очрашкач, алар кабат мәхәббәт дулкынына чумалар. Егет Әминә янына ни өчен килгәнен дә оныта. Сания исә, юлда берәр хәвеф-хәтәр булмаганмы дип, тәмам кайгыга төшә. Марат Әминә янында озак юанганнан соң үзенә ак костюм сатып ала да юлга кузгала. Егетнең Сания белән никах укытасын, аның белән гаилә тормышын алып барырга җыенганын Әминә белми дә кала.

Яшьләр туйны декабрьга билгелиләр һәм туганнарга хәбәр итәләр. Тик туйда Әминә булмый. Соңыннан Сания сеңлесенә телефоннан шалтыратып, “Син ник туйга кайтмадың?”, дип сорый. Әминә бу минутларда нинди хисләр кичергәнен аңлатып бетерә алмас:
- Мин телефон тотып басып торам. Бу сүзләрне ишеткәч, бар дөнья туктап калды. Күзләремнән кайнар яшьләр агыла башлады. Марат яныма килгәч, авылда эшемне ташлыйм, сине генә яратам, күченеп киләм, дип әйткән иде. Мин бит аңа ышандым... Ә хәзер нишләргә? Мин бит аннан бәби көтәм.

Чит шәһәрдә бер якын кешесе дә булмаган Әминә үзен кирәксез итеп тоя башлый. Туачак баланы нишләтергә белми. Чарасызлыктан баланың гомерен өзә. Еллар үткәч, шушы ахмаклыгы өчен бик нык үкенә үкенүен. Ләкин вакытны кире борып булмый шул. Ул икенче егеткә кияүгә чыга, әмма аларның балалары булмый.

Биш елдан соң Әминәгә энесен җирләргә авылга кайтырга туры килә.  Бертуган апасы һәм беренче сөйгән ярын кабат күрү аның яраларын яңарта. Вакыт бар яраларны да төзәтә ала, диләр. Әмма кеше тормышында төзәлә алмастайлары да кала икән. Еллар узу белән Әминә аянычлы мәхәббәт тарихын онытса да, әмма Маратны кичерә алмый.

Язмыш – иң явыз укытучы, аннан качып булмый. Бу вакыйга мәхәббәт белән ялган янәшә тора алмавын исбат итә кебек...

 

Илгизә Галиуллина

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев