Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арбор авылында селәүсен (рысь) күргәннәр?

Ә сезнең авылга урман хайваннары киләме?

“Ватсап” төркемнәрендә авылга селәүсен төшүе турында хәбәр таралды. Без инде урам уртасында йөрүче куяннарга, төлкеләргә ияләшкән дә идек. Селәүсен кадәр селәүсен бераз куркыта да бит әле. Урман хайваннары ни өчен авылга киләләр? Аларның кешегә зыяны юкмы? Әнә шул хакта Арбор авылында яшәүче аучы Самат Гиниятуллиннан сораштык.

– Безнең якларда селәүсеннәр күп. Ни хикмәт, минем үземә бер дә очраганнары юк. Аннары безнең урманнарда яшәүчеләре кешегә ташланмый аның. Тайгалардагылары гына усал була. Алар авылга килеп яшәсә дә, кеше күзенә күренмиләр. Рәхәтләнеп яшәп яталар. Сирәк очрыйлар, – ди аучы.

Селәүсеннәр куяннар белән туклана. Әлегә урманда кар калын, куяннар үзләре дә авылга йөриләр. Самат Гиниятуллин, селәүсәннәрнең авылда йөрүен ризык җитмәүдән, ди.

– Аларга ризык кирәк. Шуны эзләп йөри алар, – ди ул.

Ә сезнең авылга урман хайваннары төшәме?

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Селәүсен