Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Арбор зиратында чардуганнарны кем җимергән

Арбор авылында зиратта агач кискән вакытта 8-10 чардуганга зыян килә.

Бер атна элек Арбор авылы зиратында биек агачларны кисеп, чистарту эшләре башкаралар, әмма агачларны еккан чагында алар чардуганнар өстенә төшә. Сайт укучыларыбыз чардуганнарны кем төзәтергә тиеш, дип борчылып шалтырата. Без исә әлеге сорауны авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллинга юлладык.
- Без ел саен өмәләр ясап, зиратлардагы корган агачларны кисәбез. Быел да инде икенче атна өмә уздырдык, киләсе атнада да бу эшне тагын дәвам итәчәкбез. Зыян күргән чардуганнарны төзәтү өчен авыл җирлеге бюджетында акча каралмаган. Авыл имамы Нурзада Нигъмәтуллин белән сөйләшү булды, чаруганнарны сәдакә акчасына төзекләндерәчәкбез, - диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250