Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ат ите ашау – кыргыйлыкмы?

Илдә ат ите ашауны тыярга тәкъдим итәләр.

Бу хакта Дәүләт думасының Экология буенча комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов белдерде һәм, законнарга төзәтмәләр кертеп, ат ите ашауны тыюны тәкъдим итте.

Бу хакта ул зоояклаучылар белән очрашуда сөйләде. Ул «атларны ит өчен үтерү — кыргыйлык» дип саный.

Ә Якутиянең Кунакчыллык ассоциациясе рәисе Татьяна Тымырова депутат тәкъдименә җавап итеп, мондый инициатива — гасырлар дәвамында ат ите белән тукланучы халыкларның традицияләренә һәм мәдәниятенә хөрмәтсезлек, дип әйтте.

— Безнең өчен ат — ул азык чыганагы гына түгел, ә борынгы заманнардан ук якутларны озата баручы изге хайван да. Без һәр кешенең үз яшәү рәвешен һәм үз ризыгын сайлау хокукын хөрмәт итәбез һәм безне бу хокуктан мәхрүм итүгә юл куя алмыйбыз, — диде Татьяна Тымырова.

Ассоциация әгъзалары шулай ук илнең традицион рәвештә ат ите ашаган халыклары вәкилләре белән бергә очрашу үткәрергә, аларның фикерен тыңларга чакырды. Моннан тыш, Бурматовны декабрьдә Якутиядә үтәчәк «Якутия тәме» фестивалендә катнашырга чакыралар, анда −50 градус температурада тай итеннән ясалган төрле ризыклар авыз итәргә мөмкин булачак.

Бурматов ат итен татып караганнан соң, бу «кыргыйлык түгел» икәнен аңлар дип өметләнәләр Якутиядә.

Автор:Резида Валитова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнең өчен ат