Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әтием маҗаралары

Хәтер-хатирә

Минем әтием Әнәс Хәйруллин җеннәр, пәриләр бар дигән сүзләргә гомере буена ышанмады. «Серле, куркыныч әйберләрне курыкмыйча барып тикшереп карарга кирәк!» — дип әйтә иде.

Ул утыз ел буена Балтач районында киномеханик булып эшләде. Ә соңгы елларында Чапшар, Кили, Пүскән, Нормабаш, Курмала, Кили авылларында халыкка кино хезмәте күрсәтте. Үз эшен бик яратып башкарды, әтинең килүен авылларда көтеп алалар иде. Яшенле яңгыр киләме, көзге пычракмы, кышкы 30-40 градуслы салкынмы, күз ачкысыз буранмы — ул җәяүләп ерак юлларга чыгып китә иде. Ул вакытларда бит әле транспорт дигән нәрсә юк дәрәҗәдә. Сирәк-мирәк җигүле ат эләксә генә инде.

Бервакыт әти Кили авылыннан кино куеп кайтып килә. Килине чыгып әзрәк баргач, зират яныннан үтәргә кирәк. Зиратка килеп җитәрәк әти бер чардуган эчендә ут янганын күреп ала. Аптырап, куркып калса да, тәвәккәлләп, китә бу зират эченә кереп. Теге ут чардуган эченнән чыгып, җиргә сикереп төшә һәм зират эченәрәк керә башлый. Әти курка-курка аңа иярә. Зиратның икенче ягына килеп чыкса, анда ашлык урлап маташалар. Ә берсе фонарь яндырып кеше куркытып йөри икән...

Әти Курмала авылында кино куйганнан соң дуслары белән хәйран гына «төшереп» ала. Кыш көне, буранлап кар явып тора. Әти кайтырга чыга. Бермәлне уянып, айнып китсә, агачлар арасында ята бу! Ниндидер такталарга, тимерләргә тотынып аягына баса. Тирә-ягына ныклабрак караса, аптырап китә, ул зиратта икән, чардуган эченә кереп йоклаган. Инде көн яктыра башлый. Зират капкасыннан чыгып барганда әтине иртән эшкә баручылар күреп ала. Алар зираттан өрәк чыга дип котлары очып, кычкырышып качарга тотыналар. Куркырсың да, әтинең киемнәре ак карга буялып беткән бит!

— Куркып качкан кешеләрнең берсен таныдым. Ул авылдашым Шәрәфи абый иде, — дип искә ала иде әти.

Тагын бер маҗара. 1952нче елда әти Казанда киномеханик һөнәренә укый. Белем алып йөри торгач, аның акчасы бетә, ашарына калмый.

Укытучысыннан сорап, авылга кайтып килергә уйлый. Товар вагоннарына утырып, ничек кирәк алай Шәмәрдәнгә кайтып җитә. Аннан җәяүләп 25-30 чак-рым ераклыктагы Чапшарга кайтырга кирәк. Үч иткәндәй кар ява башлый. Әти буранда адаша, хәле бетә, мүкәләп кайта башлый. Караса, алда бер кара нәрсә күренә. Минем сыман адашкан берәрсе үрмәләп килә икән, дип, әтинең эченә җылы йөгерә... Әмма теге карамчык бүре булып чыга! Бүре дә аның кырыеннан бара башлый. Бара торгач, тагын бер бүре килеп чыга.

— Ике ягымда ике бүре, кайчакта улап та җибәрәләр, — дип искә ала иде әти.

Урман эченнән атлый торгач, урман кырыенда урнашкан колхоз умарталыгына килеп чыга. Анда ул вакытта Гани абый белән Нәфисямал апай (хәзерге вакытта Чапшарда яшәүче Мәрдәнов Габделбәр абыйның әти-әниләре) кыш көне дә торып эшлиләр. Әти өй ишеген кага. Ишекне ачып җибәрсәләр, әтине күреп, аптырап калалар, чөнки аның бөтен җире, бите, күзләре бозланып каткан була. Алар аны ашаталар, җылыталар. Кортлыктан Чапшарга кадәр тагын дүрт километр кайтырга кирәк бит әле!.. Әти көч-хәл белән әнисе Фәризә янына кайтып егыла.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Икенче көнне әти яңадан Казанга кузгала. Әби аның юлына бер ипи тыга.

— Җәяүләп Шәмәрдәнгә килеп җиткәнче ипине ашап бетергән идем инде! — дип искә ала иде әти. Сугыштан соңгы авыр, ачлык еллар була әле ул!
Нормабаш авылында кино күрсәткәч, әти бу авылда йоклап кала, чөнки минем әни Рәфисә шушы авылныкы. Ул икенче көнне велосипед белән кайтырга чыга. Нормабашны чыгып әзрәк баргач, урман кырыенда мунчала күле бар, әти шунда су эчәргә төшә. Караса, кырыйда бер эт йөри. Эт дигәнең бүре булып чыга! Әти велосипедына утырып тизрәк Чапшарына элдертә.

Энем Мулланур армиядә хезмәт иткәндә әти аңа үзенең фоторәсемен җибәргән булган. «Бу бит атаклы актер, клоун Юрий Никулинга охшаган», — дигән хезмәттәшләре.

Әйе, Юрий Никулин уйнаган кинофильмнарны карасам, әти искә төшә, бигрәк охшаш булганнар инде! Алар бер чорда яшәгәннәр шул, берсе уйнаган, икенчесе шуны халыкка кино итеп күрсәткән, туганнар диярсең!

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

Казан-Балтач

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе

erid: 2Vtzqv1AZW9