Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Автоледи-2016” исеменә Балтачтан Әлфия Аджигитова лаек булды (+фоторепортаж)

Ел саен июль аенда районыбызда ЮХИДИ идарәсе тарафыннан "Автоледи" машина йөртүче гүзәл туташлар ярышы уздырыла. Бүген районыбыз хатын-кызлары әлеге исемне алу өчен көч сынашты.

Ярыш 2 өлештән тора: беренче өлештә теоретик белемнәрне сынап карау кирәк, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Быел "Автоледи" ярышында катнашырга 9 хатын-кыз теләк белдергән, аларның барысы да килеп, белемнәрен һәм осталыкларын тикшерде.

Икенче өлештә гүзәл туташлар параллель парковка, бокска керү, "змейка" ны ал һәм арт белән чыгу кебек сынаулар узды. Бик оста узучылар да, хаталар җибәрүчеләр дә булды. Шулай да хаталанучылар: "Икенче елга ныклап әзерләнеп киләм!" - дип үзалларына максат куйдылар. Катнашучылар арасында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева да бар иде:

- Мондый төр ярышны мәктәп директорлары арасында оештырсак та була икән. Әлеге идея миңа шактый кызыклы тоела. Аларның да күбесе руль артында, юлларда йөри бит. Үзем дә икенче елга сынатмаслык итеп әзерләнергә уйлыйм. Монда катнашу гына да ни тора!
Һәр ярышның җиңүчесе була. Сынаулар узылгач, хатын-кызлар тынып калдылар: ярышка нәтиҗә ясар чак җитте.
Район ЮХИДИ идәрәсе җитәкчесе Рафил Шаймөхәммәтов:
- Барлык катнашучыларга вакыт табып, эшләрен калдырып килүләре өчен ихлас рәхмәт. Белүегезчә, быел ЮХИДИ идарәсе үзенең 80 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан, әлеге ярышта җиңгән гүзәл затыбыз Казан шәһәрендәге ярышка да барачак һәм анда район данын яклаячак.
Ә җиңүче булып Балтачтан Әлфия Аджигитова танылды. 2 нче урында - Миләүшә Ермолаева, 3 нче урында - Резеда Фазылянова. Килгән һәркем бүләксез калмады. Ә бүләкләр, елдагыча, истәлекле һәм кыйммәтле. Җиңүчене котлыйбыз һәм аңа республикада уңышлар теләп калабыз!


Ландыш Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250