Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Автоледи-2017"дә катнашырга ашык

Район ЮХИДИ бүлеге 7 август көнне "Автоледи-2017" район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.

Әлеге конкурс гадәттә ике өлештән тора: беренче өлештә теоретик белемнәр, ә икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Алдагы елларда әлеге конкурста күп кенә райондашларыбыз үзләрен сынап карады. Конкурс җиңүчеләре саллы гына бүләкләр алуга иреште. Шуңа да Балтачыбызның һәрбер гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашып карарга чакырабыз. Кем белә, әллә нәкъ менә сез "Автоледи-2017" исеменә лаек булырсыз.
Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, шулай ук 2-47-38 телефонына да шалтыратып заявка калдыра аласыз.
Ә инде конкурс көнне сәгать 10.00дә ДОСААФка килү сорала, шулай ук төп шартларның берсе - ул үз машинаң булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250