Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылларда хәзер каз өмәсе Өмә җыры һәрбер ызбада...

Кариле балалар бакчасында "Каз өмәсе" бәйрәме үткән.

Тышта чып-чын кыш хакимлек итә. Күз ачып йомганчы,бөтен тирә-як ап-ак кар хозурына күмелде. Авылларда каз, үрдәк өмәләре гөрли. Өмә - безнең халкыбызның борыңгыдан килгән иң күркәм йоласы. Элек-электән татар халкы күмәкләшеп өй күтәргән, иген суккан,каз-үрдәк, эре малларны бергәләп башкарган. Күмәк эш җыр-бию,шаян сүз,уеннар белән бергә барган.
Безнең Кариле балалар бакчасы коллективы әти-әниләр белән берлектә әлеге юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Әле күптән түгел үткәрелгән "Каз өмәсе" бәйрәме шуның ачык мисалы. Бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә зур хәзерлек белән килделәр. Бәйрәм үтәсе залда чып-чын танта, күңелләрне өздереп, моңлы "Каз канаты" җыры яңгырый. Бизәкле чиләкләр тотып өлкән төркем кызлары Гөлбану әбиләре җитәкчелегендә чып-чын каз өмәсе күренешен күрсәттеләр. Йолкый торган "казлары" да бик шәп иде: әниләре ак тукымадан теккән муляжлары чып-чын казларны хәтерләтә.
Ә нинди өмә җырлар, биюсез,уеннарсыз узсын!Такмак, мәкальләр әйтешеп ярышу, "Чума үрдәк,чума каз", "Түбәтәй" уеннары,кара-каршы биюләр, "Алмагачлары", һ.б. җырларны бергәләп башкару тагы да бизәде. Кызганыч, мондый күркәм йолаларыбыз онытыла бара. Яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү, аларда хезмәт сөючәнлек, матурлыкны тоя, күрә белү, шәфкатьлелек, кешеләргә карата кайгыртучан мөнәсәбәт, бердәмлек хисе тәрбияләүдә халкыбызның күркәм йолаларының роле чиксез зур. Шушы матур йолалар, гореф-гадәтләр онытылмасын иде!
Рүзилә Шәрипжанова, Гөлшат Зәйнуллина
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250