Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыл бетсә дә, зиратын кайгыртучы бар (+фото)

Көекбаш авылы янында элек Тырыш дигән авыл булган. Монда бүгенге көндә әлеге авылны искә төшереп торучы зират кына бар.

Шушы җирлеккә килеп, ташландык зиратны күреп йөргән Көек авылыннан Камил Бариев күңеле сыкрауга түзә алмыйча, шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллинга мөрәҗәгать итә. Үтенече бер була аның – зиратны коймалап алу. Илдар Галимуллович каршы килми һәм бу эшне башкарып чыга.

– Иганәчелек ярдәме Илдардан булса, эшне Фәргать Шәфигуллин эшләтте. Аннан соң Искәндәр Шәкирҗанов әлеге зиратка элмә тактасы язып бирде. Игелек эшләүче әлеге изге күңелле кешеләргә чын күңелдән рәхмәтләремне ирештерәм. Үзләренә бу яхшы гамәлләре меңе белән әйләнеп кайтса иде, – дип тели Камил Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират