Авыл янындагы урманда гөмбә җыючы өч кешегә аю һөҗүм иткән
Ике кеше имгәнә.
Красноярск краенда гөмбә җыючы 3 кешегә аю һөҗүм иткән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ яза.
«Өч ир-ат Имисское авылы янында урманда гөмбә җыя була. Ике кеше имгәнә», диелә хәбәрдә.
Ир-атларның берсенең мылтыгы була. Аюны мылтыктан атып кына куркытканнар.
Июль азагында Тула өлкәсендәге зоофермада аю кечкенә кызга һөҗүм иткән булган. Баланы анасы коткарган. Әни кешенең кулларындагы сеңерләренә зыян килгән, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев