Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Кайгы-хәсрәт күрмәгез...

12 апрель безнең гаиләгә авыр кайгы китерде. Аяусыз үлем арабыздан кадерле ирем, балаларымның әтисе, оныкларыбызга дәү әти булган Ришат Гарәфетдин улы Сәләхиевны алып китте.

Авыр көннәрдә безнең хәсрәтебезне уртаклашкан Шеңшеңәр авылы халкына, «Маяк» җәмгыяте, Шеңшеңәр авыл җирлеге, Шеңшеңәр мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективларына, Шеңшеңәр фермасы хезмәткәрләренә, хезмәттәшләребезгә, туганнарыбызга, сыйныфташларыбызга, күршеләребезгә, дусларыбызга, Ришатны белгән, аның рухын хөрмәт итеп килгән һәм ярдәм иткән барлык район халкына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Ришат авырый башлагач мөрәҗәгать иткән Яңгул табиблык амбулаториясе табибы Рамилә Әдһәм кызы Миңнемуллинага, шәфкать туташы Нурия Талип кызы Сибәгатуллинага, авылыбыз фельдшеры Гөлзада Нәкыйп кызы Гариповага да рәхмәтләребезнең иң олысы. Кайчан гына барсак та якты йөз белән кабул иттеләр, Ришатка ярдәм итәр өчен кулларыннан килгәнне эшләделәр.

Безгә авыр вакытларда ярдәм кулы сузучы кешеләрнең барысына да иң мөһиме сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, тигезлек, авыр кайгы-хәсрәтләр күрмичә, бәхетле гомер кичерүләрен телибез. Барысының да безгә кылган игелекле гамәлләре үзләренә савап булып, меңе белән әйләнеп кайтсын иде. Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын!

Чиксез рәхмәт хисләре белән Шеңшеңәр авылыннан Илүсә Сәләхиева гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәхмәт хатлары рәхмәт сүзләре