Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айдар Хәйретдиновның туган көне көрәшчеләр арасында шау-шу уятты

Танылган батыр Айдар Хәйретдиновның туган көӊен ничек узган соӊ?

Көрәшчеләр җыелган ватсаптагы төркемдә аны котладылар да, төрле фотолар куйдылар, хәтта конкурслар да уздырдылар.
Иң элек спорт журналисты Илнар Хөснуллин, Айдар Хәйретдиновны котлап, «Тары җире, киндер җире» җырын башкарды. Аннан Айдар турында язылган мәкалә дөнья күрде һәм ютубтагы аның башкаруында «Әле дә син бар әле дөньяда» җырына сылтама бирелде. Шуннан якташын Балтачның спорт «министры» Рөстәм Заһидуллин «Тора чатта Балтач батыры» дигән шигырь юллары белән котлап үтте.
Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин кабинетында эленеп торган фото да пәйда булды бу көнне. Ә инде соңрак тагын бер Балтач көрәшчесе Илдар Зарипов көрәшчеләр арасында ничә спорт остасы дигән сорау белән бәйге дә үткәрде. Бәйгедә Гөлназ Мостафина җиңү яулады. Илдар аңа бер мичкә бал вәгъдә итте. Рөстәм Заһидуллин да ат бүләк итәм дигән иде, әлегә анысы сорау астында калды.
Айдарның үзенә дә мондый игътибар рәхәт булгандыр, мөгаен.
Калганы монда: idel-tat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250