Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аюлардан сак булыгыз

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайган.

Кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре буенча, көрән аюлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Саба һәм Мамадыш районнары урманнарында очрый. Аның саны тотрыклы һәм күп булмаган дәрәҗәдә кала. Узган ел белән чагыштырганда ул 23 тән 26 га кадәр арткан.  ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  тәкъдимнәрендә әйтелгәнчә, аюлар  белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны  агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк. Һичкайчан йөгерергә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз. Беркайчан да, нинди генә шартларда да, никадәр сөйкемле тоелсалар да, аю балаларына якын бармагыз. Аларны ашатырга яисә үз яныгызга чакырырга омтылмагыз. Һәрвакыт янәшәләрендә аларның әнкәсе була. Көрән аю, төрен саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аңа ау тыела. Әлеге таләпне бозучы җинаять җаваплылыгына тартылачак.
 

Чыганак

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9