Бакча авылы көне гөрләп үтте (бик күп фото)
Бакча авылын тулысы белән Сосна авылыннан күченеп килгән гаиләләр нигезләгән.
Соңгы вакытларда яшәүдән туктаган, беткән авылларның Авыл көннәре, Авыл җыеннары оештырыла башлады. Туып — үскән җирләренә тугры булган, тырыш, бердәм кешеләре оештыра бу бәйрәмнәрне.
Элек-электән язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, авыл халкы иркен сулыш алып бәйрәм иткән, җыеннар уздырганнар. Июнь аеның, авылларда Сабантуйлар гөрләгән бер матур көнендә, бакчалылар, Бакча авылы бәйрәмен гөрләттеләр.
Бакча авылын тулысы белән Сосна авылыннан күченеп килгән гаиләләр нигезләгән. Соснаның басулары зур, ерак басуларга йөреп эшләү кыен булганлыктан, авыл кешеләрендә басулар түренә күченеп утыру уе туган. Беренчеләрдән булып Югары Соснаның үтә дә тырыш, батыр йөрәкле ирләре тәвәккәллек итәләр. 1923 нче елда Гыйззәтулла Хисмәтуллин күченеп килеп, яши башлый. 1924 нче елда инде, Бакча авылындагы хуҗалыклар саны 22 гә җитә. Авыл оешып, нык итеп яшәгән вакытында 60 хуҗалыкка җиткән дип искә алучылар да бар.
Сосна авылының Гомәр исемле шөһрәтле бае булган. Тарихи язмалардан күренгәнчә, ул һәркем белән уртак тел тапкан, сүзе үтемле булган. Һәр 10-12 ел саен авыл җирләрен кабат билгеләп бүлү каралган була. Чираттагы бүлү вакытында патша җир бүлүчеләре белән килешеп, ерак басулар түреннән өстәмә җир сатып алган. Менә соңыннан шушы җирләргә Бакча авылы урнашып, тирә-юньдә үрнәк булган, тотрыклы Бакча колхозы оешкан.
Бакча авылының, Соснадан күченгән уңган-булган кешеләрнең, онык, оныкчыклары, авылдашлары өчен онытылмаслык бәйрәм ясадылар. Бу бәйрәм авылның бер гасырлык юбилее уңаеннан оештырылды.
2022 нче елда Бакча авылы яшәгән урында, авыл капкасына, «Бакча авылы нигезе 1923-1980» исеме астында, авыл яшәгән вакыттагы йортлар урнашкан схемасы белән, матур бизәлешле истәлек тактасы урнаштырылган иде. Шушы вакыйгадан соң, Бакча авылы белән бәйләнеше булган кешеләр фикере белән, авылның юбилей елында, «Авыл җыены» уздыру теләге туа. Тарихны барлауда авылның өлкәннәре Вафин Борис, Габделхаков Тәлгатләрнең ярдәме зур була.
Авыл яшәүдән туктаганда, башка районнарга, чит җирләргә күченеп китүчеләр дә була. Ләкин күпчелек гаиләләр, янәшәдәге Югары Субаш авылының бик матур урынына күченеп, «Бакча урамы» исеме белән аталучы, җыйнак кына авылны хәтерләткән урында, күмәкләшеп, тату гына яшиләр.
Бакчалыларның хәзерге буын яшьләре башлап, бердәм оешып, авылдашлары хөрмәтенә бик матур бәйрәм оештырдылар, игелекле гамәлләре белән сокландырдылар. Бакча авылы кешеләренең тырыш, тәвәккәл булганлыгы, оныклары мисалында да расланды, туган төбәкләренә тугры булуларын күрсәтте. Бәйрәмгә килүчеләрнең барысының да йөзләрендә очрашу шатлыгы. Авылдашларын, күршеләрен, яшьтәшләрен барлыйлар. Төрле җирләргә сибелгән авылдашларны кабат очраштырды, таныштырды, кавыштырды бу көн.
Басу уртасында Бакча авылы урыны саклана әле. Авылның яшеллеккә күмелгән киң урамын, ике яклап, авыл яшәгән чордагы үскән биек агачлар, җимеш куаклары бизәп тора. Бүгенге көндә дә табигать бакчасын хәтерләтә бу урын.
Бәйрәмгә килгәндә, халык җыела башлаганда, авыл урамының киң аланын хәтерләткән бер урынында корылган чатыр эченнән музыка яңгырап, кунакларны мәйданга чакырып тора иде. Өстәлләр тезелгән, урыннар әзерләнгән. Оештыручылар барысы да үз хезмәтендә. Егетләр казан асып пылау пешерә, кайсылары шашлык кыздыруда. Хатын —кызлар өстәл тирәсендә кайнашалар. Күз ачып йомганчы сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган мул өстәлне тезеп тә куйдылар. Берсеннән-берсе уңган киленнәр, барысы да ачык йөзлеләр, тәмле сүзлеләр.
Җыенны Бакча авылында туып, яшьлеге шунда узган, хәзерге көндә янәшәдәге урман куенында урнашкан Каргалы авылында яшәүче Зәйнәп апа коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. Бүгенге көндә исән-сау булган сугыш чоры балалары Борис абый белән Мәрьям апа Вафиннар, Гамилә, Зәйнәп, Бибинур апаларның да җыенга килеп, бәйрәм табынында утырулары күңелгә бигрәк тә рәхәтлек бирде. Алар табынның күрке булдылар. Авылда яшәгән вакытларындагы истәлекләре белән уртаклашып, хатирәләрен яңарттылар, тарихны искә алып фикерләштеләр.
Субаш акушерлык пунктына эшкә килеп, Бакча авылы халкына да медицина хезмәте күрсәткән, Тәкәнеш кызы, бүгенге көндә Балтачта яшәүче, Гөлбостан Низаметдинова да, ул чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Биш чакрым ераклыктагы ике авыл арасын көнгә икешәр тапкыр узарга туры килгән, шул ук вакытта юлдан читтә урнашкан Чулпан авылында, авыл яшәүдән туктаган вакыттагы иң соңгы йортта, бер ялгызы гына яшәүче Хаҗиәхмәт бабайның да, хәлен белеп йөргән вакытларын искә алды ул. Бакча авылына Субаштан килен булып төшкән Фәния, Тәнзилә апалар анда үткән яшьлек елларын искә алдылар. Өстәл тирәли төркем-төркем булып утырышкан һәр нәселдән берсе, үзләре белән таныштырды. Бәйрәмгә Мәскәү, Казан шәһәрләреннән, Әтнә, Балтач районы авылларыннан, Бакча авылын нигезләгән Сосна авылыннан да күп кунаклар килгән иде. Бу вакыйганы ишетмичә, килә алмауларына уфтанучылар да булды.
Мәйдан, балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Алар өчен махсус уен-ярышлар да оештырылган һәм бүләкләр дә әзерләнгән иде. Ә табында нинди генә нигъмәтләр юк: шулпа, төрлечә пешерелгән өч-дүрт бәлеш, кабарып пешкән мич коймагы, пылау, шашлык, чәй ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә.
Шулкадәр сыйланганнан соң, чәйләр дә тәмле булды, кайнап торган дүрт самавырның да суы җитмәде. Уен-көлке, җыр-моңга үрелеп барды бәйрәм. Табын артыннан кузгалганнан соң, авыл урамы буйлап, бушап калган нигезләрен барлаучылар да булды. Килүчеләр барысы да якыннары җирләнгән, авыл читендә моңаеп утыручы зиратка барып, якыннары, авылдашлары рухына дога кылдылар. Зират та караулы, коймалап алынган. Бу гамәлләре белән дә күңелгә сөенеч өстәделәр бакчалылар.
Күпләр өчен хәтердән җуелмаслык истәлекле бәйрәм ясаган өчен оештыручыларга, иганәчелек хезмәте күрсәтүчеләргә, ничә көннәр армый-талмый хезмәт куючыларга Аллаһының чиксез рәхмәте булсын. Бәйрәмнән, язмыш сынавына дучар булган авылларны искә алу дәвамлы булсын иде дигән теләктә таралыштык.
Фәридә Гатауллина,
Сосна авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
1
Фэридэ апай рэхмэт бик зур
0
0