Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакча җиләген кайчан утыртырга?

Җәйнең икенче яртысы (август уртасына кадәр) - бакча җиләге утырту өчен иң кулай вакыт.

Бу вакытта ул яфракларын үстерергә дә, тамырын ныгытырга да өлгерә. Җиләк якты, кояшлы урынны ярата. Аны агач арасына, күләгәгә утыртырга тырышмагыз.
Җиләк плантациясенә ашламаны мөмкин кадәр тирәнрәк кертәләр. Утырту өчен чокырчыкларны 20 см диаметрда, 25-30 см тирәнлектә ясыйлар. Аның 3/4 өлешенә черемә салалар. Тәҗрибәле җиләкчеләр черемәгә суперфосфат һәм агач көле кушарга тәкъдим итә. Бер чиләк черемәгә 30 гр суперфосфат, ярты стакан көл.
Шуннан соң чокырны туфрак белән каплап, су сибегез. Су туфракка сеңеп беткәч, тагын әзрәк туфрак өстәп, үсемлекләрне утыртыгыз.
Җиләкне болытлы көндә яки кичке якта утырталар. Дым саклау өчен рәт араларын черемә яки пычкы чүбе белән мүлчәләгез.
akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250