Бал – татлы, тик алдана күрмә
Сатып алырга җыенган кеше чын бал остасы кебек кылана: балның куелыгын тикшерү өчен кашыктан агызып карый, исен-тәмен тоемларга тырышып, авызына каба. Ләкин... барыбер дә күп очракта алдана...
Җәй челләсе һәм бакча эшләре безне күп кенә башка мәшәкатьләрдән читләштереп тора. Шулай да уңган хуҗабикәләр көзгә-кышка әзерлекне бүген үк башлый.
Шундый мәшәкатьләрнең берсе – кулдан бал сатып алу. Сатып алырга җыенган кеше чын бал остасы кебек кылана: балның куелыгын тикшерү өчен кашыктан агызып карый, исен-тәмен тоемларга тырышып, авызына каба. Ләкин... барыбер дә күп очракта алдана...
Татлы балның “әче” яклары да җитәрлек шул аның. Бүген базарда, яки авылларда йорттан-йортка кереп сыйфатсыз, я булмаса ялган бал сатучылар саны арта бара. Шуңа күрә бүген бал сатып алырга җыенучылар өчен берничә киңәш бирергә булдык.
Ясалма балның берничә төре бар: чәчәк балын түбән сортлы балга (бөҗәкләрнеңүсемлек яфрагында калдырган татлы сыекчасы) кушсалар, бу балның артык ябышкак сыйфаты күзгә ташлана.
Икенче төре – бал кортларына шикәр ашатып, татлы ризык алу. Мондый ясалма балны хәтта лаборатор тикшеренүләр дә тиз генә ачыклый алмый. Ә менә “алтын куллы” бал сатучылар ясалмасны болай җитештерәләр: шикәр сиробын лимон кислотасы белән кушып җылыталар да, тузганак чәчәге кайнатмасы (төс кертү өчен) кушалар, я булмаса, бал катнашмасы белән тәм бирәләр. Хәйләкәр сатучы кулында мондый балны тәме белән дә, төсе белән дә аерып булмый. Ә файдалы витаминнар һәм ферментлар анда һич тә юк инде.
Базарда сез балның чынмы-юкмы икәнен тикшерү өчен берни дә эшли алмыйсыз. Ә анда нәрсә кушылганын болай белергә була: балны чиста су белән сыеклап, шуңа берничә тамчы 5 процентлы йод эремәсе тамызыгыз. Әгәр дә катнашма зәңгәр төскә керсә, димәк, балга он яки крахмал кушылган була.
Балны сәламәтлек өчен файдалы диләр. Дару сыйфатында куллансагыз, балның килеп чыгышын белүмөһим. Иң яхшы бал – юкәнеке. Ул хуш исе, төссезлеге яки саргылт (кайвакыт яшкелт төстәбула) төсе белән аерылып тора.
Акация балы сыеклыгы һәм башка сыйфатлары белән башка төр баллардан калыша. Ләкин ул глюкозага караганда, фруктоза элементына баерак була. Аны табиблар симез кешеләргә һәм шикәр диабеты белән интегүчеләргә кулланырга киңәш итәләр.
Балны ничек сакларга?
Моның өчен күп белем кирәкми. Балны тик эмаль савытка салып, өстен ныклап каплагыз да, караңгы урынга куегыз. Чит-ят исләрдән саклагыз. Әгәр дә бал куерып, шикәрләнә башлады икән, күпләр аны эретеп-сыегайтып алалар. Ләкин шуны истә тотыгыз: балны 45 градустан артыграк температурада җылытырга киңәш ителми, бу чакта ул үзенең файдалы сыйфатларын югалтачак, дип яза Өмет.
Автор : Арсланова Гөлара
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев