Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала — төп пассажир (фоторепортаж)

Иртәнге сәгатьләрдә үк балаларын машинада тиешенчә йөртмәүчеләргә беркетмәләр төзелде, ләкин аларны беркетмә дип түгел, ә баланы сакларга кирәклекне ассызыклау дип кабул итәргә кирәк.

Бүген республика күләмендә «Бала — төп пассажир» дигән акция үткәрелде. 

Безнең районда бу чара бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы янында узды. Биредән узучы автомобильләрне ЮХИДИ инспекторы Салават Зарипов һәм участок вәкиле Азат Гарифуллин туктатып, машинада балалар булган очракта, аларның автокреслода булулары, иминлек каешы белән эләктерелгәнме, юкмы икәнлекләре тикшерелде. 

Барлык кагыйдәләрне үтәп балаларын машинада йөртүче әти-әниләргә «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева бүләкләр тапшырып узды. Машинадагы төп пассажирлар — балаларга да бүләкләр бирелде, һәркайсы яктылык кайтаргычлар алдылар. 

Бүген әлеге чара районыбызда көн дәвамында узачак. Иртәнге сәгатьләрдә үк балаларын машинада тиешенчә йөртмәүчеләргә беркетмәләр төзелде, ләкин аларны беркетмә дип түгел, ә баланы сакларга кирәклекне ассызыклау дип кабул итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Бала — төп пассажир»