«Балабыз булмаганга аерылыштык. Ирем өйләнде, ә мин ялгызым ике ятимне алдым»
Нурания апа зарланырга яратмый. Мактанмый да. Шулкадәр тыйнак кеше. Язмышына да үпкәләми.
Казанда яшәүче Нурания Рамазанова күпләрне шаккатыра ул вакытта. 36 яшендә 10 айлык баланы тәрбиягә ала. Аннары 9 елдан 1,5 яшьлек кызга әни була. «Нәрсәсе бар инде аның?!» — диярсез. Бар шул. Нурания ике баланы да берүзе үстерә.
— Казан медицина институтын тәмамлагач, мине Зәйгә эшкә җибәрделәр. Булачак ирем белән шунда таныштык. Өйләнешеп, матур гына гомер иттек. Тик бер ягыбыз китек булды — балабыз булмады. Аның бала сөясе килә, тик ятимнәр йортыннан алырга риза түгел. Уйлаштык та, аерылышырга булдык, — дип сөйли Нурания апа. — Безнең кебек аерылышучы башка юктыр ул. Башта ЗАГСка кереп аерылышып чыктык, аннан туңдырма алып ашадык, кинога бардык. Аерылышу рәхәт булмады инде. Күршеләргә кадәр елады.
Ире башкага өйләнә. Аларның балалары туа. Ә менә Нурания апа кабат кияүгә чыкмый. Иң элек Шамилне алып кайта. Бик елак һәм еш авырый торган малай була ул. Әле бит табиб булып эшләгән чагы. Ярдәмгә әнисе килә. Нурания апа эшләгәндә, баланы әнисе Рабига апа карап тора.
— Әни бик ярдәм итте. Әтиебез бик иртә үлде безнең. Ул үлгәндә, иң олы бала — миңа 8 яшь, дүртенчебез карында калды. Әни җаным, безнең барыбызны да укытты, белемле итте. Мең рәхмәт аңа! Урыннары оҗмахта булсын, — дип искә алды әти-әнисен Нурания апа.
Шамил бик шук була. Тиктормас малайга карый да Нурания апа, олыгайган көнендә нишләрмен икән, дип уйлый. «Их, берәр кызым да булса», — дип хыяллана. 9 яшьлек улын утыртып куя да аннан киңәш сорый. Шук Шамил чын ирләрчә җавап бирә: «Әгәр әйбәт торсак, алып кайт, әни!»
Нурания апа 46 яше белән барганда 2 яше дә тулмаган балага ана назы бүләк итә.
— Төрле чаклар булды. Шамил тиз үсте. Үсмер вакытта ук 45 нче үлчәмле аяк киеме кия иде. Бервакыт улымны киендерергә каян акча табарга дип торганда, икетуганым: «Кибет сал», — дип киңәш бирде. Тәвәккәлләп, Балтач районының Чепья авылында башта җир сорап алдым, аннан өч ай дигәндә кибет сала башладым. Кулда 3 мең сум отпуск акчасы бар иде. Бурычка кердем. Соңрак тагын бер кибет ачтым. Ул чакта Казанда фатирым бар иде. Шуны саттым, — дип сөйли ул.
Әнисе авырый башлагач, ул ике баласын ала да авылга кайтып китә. Эшкә урнаша, балаларын мәктәпкә бирә.
— Шамил укырга яратмады. Ничек итсә итте, укуын ташлады. Шөкер, тормышта югалып калмады. Гаиләсе бар. Киленем белән Кама Тамагында гомер итәләр, — ди Нурания апа. — Зәйнәбем өчен дә күңелем тыныч. Аны түләүле укыттым. Кияүдә инде. Киявебез дә бик акыллы. Өч бала үстерәләр.
Нурания апа зарланырга яратмый. Мактанмый да. Шулкадәр тыйнак кеше. Язмышына да үпкәләми.
— Ике ятим баланы әниле итүем белән бәхетлемен. Шушы көнгә хәтле үз әти-әниләре эзләп килмәде. Алар да бу хакта сүз кузгатмады. Миңа «әни» дип үстеләр. Балаларымнан игелек күрәм. Башта Казанга ияләшә алмам дигән идем. Хәзер иң рәхәт урын монда икән, дим. Авылны да ташламыйм. Анда да кайтып йөрим, — ди ул.
— Күңелегез кушканны эшләгез. Мин беркайчан да башыма начар уйлар кертмәдем. Барысын да уйласаң, бер эшем дә барып чыкмас иде. Тәвәккәллек кирәк. «Ат йөрәге бардыр синдә», — дип әйтәләр иде. Бер дә курку белмәдем. Булсын дип яшәдем. Үз балам булмаса да, мин ятим сабыйларны әниле иттем, аларны үземнекеләр кебек яраттым. Йөрәгемнән төшкән балалар алар. Бәхетләре артып кына торсын.
Гөлгенә Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев