Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач Левитаны

41 елдан артык гомерен журналистикага багышлаган Нурулла Галиевны заманында күпләр шулай дип йөртә

23 ел район радиотапшыруларын алып барган, 19 елга якын «Хезмәт» газетасы баш мөхәррире булып эшләгән Нурулла Мөбарәк улын районда белмәүчеләр бик сирәктер. Ул алып барган Сабантуйларны, район күләмендәге бәйрәмнәр, туй-мәҗлесләрне дә сагынып искә алучылар күптер. Ул чорда зур масштаб белән үтүче һәм бик зур җаваплылык сорый торган 1 май, 9 май, Октябрь бәйрәмнәре парад-демонстрацияләрен алып баруны да аңа йөклиләр. Сүзгә тапкырлыгы, телгә осталыгы, гомумән, журналистикага сәләт каян килгән, сигезьеллык мәктәптән соң башта торак-коммуналь оешмасында төзүче, аннан юллар идарәсендә мас-тер булып эшләгән кеше журналистикага нинди юллар белән килгән? – Нурулла абый белән әңгәмәбезне әнә шундый сораулардан башладык (хәер, сәләт дигәненең кай тарафлардан килгәнен үзебез дә чамалыйбыз: әтиләре Мөбарәк абый күп шигырьләр-җырлар авторы, туганнары Венера Касыймова язучы, сеңлесе Светлана шулай ук радиотапшырулар дикторы, бәйрәмнәр алып баручы, якыннары Лилиана һәм Регина редакциядә эшләде).

–Армиядән кайтканнан соң да юллар идарәсендә мастер булып эшләвемне дәвам иттем. 1972 ел иде, Пыжмара-Шода юлында эшлибез. Ул чактагы КПСС райкомының беренче секретаре Рәфыйк Фәйсханов эшебез белән танышырга килде. «Егетләр, бигрәк яхшы эшлисез, их, сезнең турыда радиодан сөйләтергә иде, тик менә анда эшләүче калмады бит», – ди. «Үзебез сөйли алабыз», – дидем шул чакта. Ул бу сүзләрне хәтеренә салып куйган. Кайткач та, пропаганда бүлеге җитәкчесе Марсель Миңнебаевка мине чакырырга кушкан. Юллар идарәсендәге җитәкчем Нурхамәт абый Вәлиев кайгыра: «Нурулла, нәрсә эшләдең? Сине райкомга алып менәргә куштылар», – ди. Мендем. Бер шигырь, бер текст бирделәр укырга. Тик сөйләгәнне яздырып, Фәйсхановка тыңлатып карар өчен магнитофон таба алмыйлар гына бит. Бераздан Балтач урта мәктәбеннән бер магнитофон төшерттеләр. Бүгенгедәй хәтеремдә, «Хезмәт» газетасындагы «Ашлык – һәммәсенә башлык» дигән язма иде ул. Күрәсең, кызу укыганмындыр инде, акрын укырга кушып, кабат яздырттылар. Фәйсхановның аны тыңлап утырырга вакыты булмагандыр инде, үзегезгә ошаса, алыгыз дигән. Шулай итеп, радио-да эшли башладым. Вәлиев абыйның (без аны шулай дип йөртә идек) гына җибәрәсе килмәде, «Мин сине укытып кайтардым бит», – дип өзгәләнде. Юл мастерлары әзерли торган курсларда укыган идем. Тик райком кушкач, ризалашмый нишләсен инде...

Эшли башлаган дигәч тә, эшкә өйрәнүе шактый кыен була. Туры эфирда сөйләргә кирәк, үзенә хәбәрләр дә табасы (интернет заманы түгел, телефоннар да сирәк чак, шуңа да иң кыены хәбәрләр табу иде ди Нурулла абый), урынга барып яздыртасы, кайткач, монтажлыйсы һ.б. Әле аның магнитофоны да кечкенәрәк чемодан зурлыгында, адәм күтәргесез авыр була. Әмма ул елларда радиога Татарстан күләмендә игътибар зур була. Бу аңлашыла да, телевидение әле бүгенге дәрәҗәдә популярлашмаган, авылларда «томан арасында» гына күрсәткән еллары.

–Безне елга берничә мәртәбә Казанга укырга җыялар иде. Мин дә эшне Татарстан радиосында стажировка үтеп башладым. Данлыклы Мәрьям Арсланова, Фоат Галимуллиннар дөрес дикциягә, сүзләрне кушымчаларына кадәр дөрес итеп әйтеп бетерергә, кыскасы, бик нечкәләп өйрәттеләр. Ул чакта инде мин кичке мәктәптә урта белем алган идем. Редакциядә эшләүче Хәлил Нәкыйпов КДУга журналистика бүлегенә укырга кергән дип ишеттем дә, мин дә укырга кердем. Мин документлар илткәндә инде имтиханнар тәмамланган иде. Аптырарсың, Баулы егете белән икебез өчен яңадан имтиханнар алдылар. «Инде ике ел эшлисең икән, сиңа укырга кирәк», – дигәннәре хәтердә.

–Сер булмаса, Левитан кушаматын кем такты, каян килеп чыкты? – дип кызыксынам.

–Ул чактагы Ленин исемендәге колхозның данлыклы рәисе Нәфыйк абый Әхәтовтан башланды дип беләм. Күрәсең, берничә көн рәттән тәнкыйтьләгәнмендер инде, иртә яздан кыр эшләре беткәнче көн саен сөйлисе иде бит. Район җитәкчеләренә: «Һаман нәрсәгә безгә бәйләнә, Левитанга әйтегез әле», – дигән, имеш. Ул чакта өй саен радио, райкомның өченче секретаре Рашидә апа Кариева район буенча радионокталар эшләвен үзе контрольдә тотты. Әйтәм бит, игътибар бик зур иде. Шуңа күрә радиодан яңгыраган тәнкыйть-мактау сүзләренең дә дәрәҗәсе югары булды. Авылларга, колхозларга күп йөрелде, биш җитәкче белән эшләдем, барысы да әйбәт мөнәсәбәттә булды. Башка районнарда эшләүче радиотапшырулар җитәкчеләре аптырыйлар да иде әле, аларга техника бирүче булмады, миңа өч мотоцикл бирделәр, Марат Готович килгәч, «Москвич» машинасы бирдертте. Мин аларның барысына да бик рәхмәтле. Шулай ук баш мөхәррир булып эшләгәндә дә кырын караш сизмәдек. Ул елларда инде газетага игътибар зуррак иде. Кәгазь кытлыгы да сизмәдек, язылучылар белән дә авырлык булмады. Еллары шундый иде. Әле почтага бөтен язылучыларны да күрсәтмәгез, юкса, һаман планны арттыралар, ди идек. Бердәнбер проблема типография белән редакцияне берләштерү булгандыр. Бу катлаулы әйбер, кыскартулар белән дә бәйле процесс.

–Сезнең чор редакцияләрне компьютерлаштыру белән бәйле. Моңарчы күрелмәгән яңалык. Өстәвенә, Балтач редакциясе республика районнары арасында иң беренчеләрдән булып бу эшкә алынды.

–Бездән алда Әтнә эшли башлаган иде инде. Ул чакта шундый махсус программа чыкты һәм финансланды. Без менә шул мөмкинлектән файдаланып калдык. Билгеле, ул чактагы район җитәкчесе Марат Готович ярдәме белән. Коллектив бик тиз өйрәнде, махсус программа нигезендә булгач, килеп өйрәтүчеләр дә булды, проблемалар килеп чыкканда ярдәм дә итеп тордылар.

–Эшләгән елларда кызык һәм кызганыч чаклар күп була. Иң истә калган бер вакыйганы сөйләгез әле (сүз уңаеннан, Нурулла абыйның хәтере искиткеч: ул районда булган һәр вакыйганы еллап-көнләп хәтерли – монысы да мәрхүм әтисе Мөбарәк абыйдан килгән «дәвам»).

–Радиода эшләгән чак. Иртәнге тапшыру барган вакытта һәрчак ишекне бикләп куям. Тапшыру бетүгә, әле ачарга өлгермәгән идем, ишекне бик каты дөбердәтә башладылар. Өсте-өстенә төяләр генә инде. Кем икән дип ачсам, Фәйсханов! «Мин монда кешеләрне районда калдырырга дип тырышып йөрим, ә син аларны шахтер булып китәргә чакырасың. Өйдә радионы бәреп ваттым инде», – дип, тиргәде-тиргәде дә, чыгып китте. Зыяны тимәде үзе. Түнтәргә ялга кайткан шахтер авылдашлары белән әңгәмә оештырган идем. Шул әңгәмә авырткан җиренә тигән булып чыкты. Әйтәм бит, беренчедән алып, бөтен җитәкчеләр, авыл халкы да тыңлый иде шул ул чакта безне. «Балтач сөйли!» дигән сүзләрне көтеп алабыз, диләр иде. Әле баштарак авылларда багана башында да радио утыра, бөтен урамга яңгырый иде. Берчакны ул вакыттагы «Марс» колхозы рәисе Борһанов Хәсәнша абый әйтә: «Нәрәттән кайтып барам, Балтач сөйли башлады. Урамдагы баганага сөялеп тыңлап тордым, безне начар дип сөйләсәң, шунда ук яныңа бара идем», – ди. Тормыш булгач, үпкәләүчеләр дә булды, әмма гел тәнкыйтьләп кенә тормыйсың бит, мактап сөйләгән чаклар да күп булды. Алар үпкәләүләрне оныттыра иде. Шунысына сөенәм: тормыш юлымда яхшы кешеләр күп очрады, башка район редакторлары белән дә аралашып-аңлашып эшләдек, җитәкчеләр белән дә әйбәт мөнәсәбәттә булдык...

Күпьеллык хезмәтләре дә югары бәяләнә Нурулла Мөбарәковичның. «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була, «Казанның 1000 еллыгы» медале белән бүләкләнә. Тик тормыш уңышлардан гына тормый шул: рәхимсез авыру моннан ике ел элек җәмәгате Фәридә апаны «алып китә». Ярый әле, ялгыз түгел, кызы-оныгы һәрчак янәшәсендә. Үткәнендә искә алырдай матур хатирәләре дә бихисап. Алар да зур юаныч. Димәк, җырдагыча, гомерләр заяга узмаган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев