Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән кайсы райондашларыбыз бүләкләнде?

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Игенче» хуҗалыгы терлекчесе Рифат Шәйдулла улы Шәфигуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Маяк» җәмгыяте терлекчесе Раузит Габделхәй улы Салихҗанов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Смәел урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Зиннур кызы Якупова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, физик культура-сәламәтләндерү эшендә югары уңышларга ирешкәне, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча актив эшчәнлеге өчен О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбенең физик культура укытучысы Руслан Эрнстович Михайлов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Төзелеш тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен «Водстрой» оешмасының электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Фәрит Вәзир улы Хәбибуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев